Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда танылган скульптор Даши Намдаковның гаилә күргәзмәсе узачак

Чаллыда беренче тапкыр уникаль күргәзмә тәкъдим ителәчәк, аны әлегә кадәр дөньяның иң эре башкалаларының модель галереяләрендә генә күрергә мөмкин иде. Күп кенә экспонатлар безнең заман байларының шәхси коллекцияләреннән алынган

4 апрельдән 5 майга кадәр танылган скульптор Даши Намдаковның «Ульгер. Намдаковлар гаиләсенең авторлык курчаклары» күргәзмәсе узачак. Бирегә килүчеләрне, күчмә халыклар тормышыннан күренешләр борынгы мифлар һәм будда легендалары сюжетларын үз эченә алган чынбарлык фантазиясе белән үрелеп бара торган дөньяга чуму көтә.
Даши эскизлар, гаиләнең башка әгъзалары курчак каркасларын ясый, өченчеләре персонаж образының төп формасын һәм колоритын тудыра, аны табигый материаллар һәм традицион техника ярдәмендә «киендерә». Тәмамланган «курчаклар» – зур скульптура рәвешендә ясалган, стильләнгән милли киемнәр һәм тарихи атрибутлар белән тулыландырылган.
Намдаковлар гаиләсе курчакларын тамаша кылырга теләүчеләрне 10:00нан 18:00 сәгатькә кадәр Чаллы картиналар галереясендә көтеп калалар.

 

http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/kazakhstanny-yaa-prezidenty-astana-shren-nursoltan-dip-zgrterg-tkdim-itte

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев