Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда урамда атыш оештырган ир-атны эзлиләр

Тикшерү эшләре алып барыла.

Мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә Чаллыдагы җиденче комплекс ишегалдында бер ир-атның атыш оештыруы турында хәбәр таралды.
Шаһитлар сүзләренә караганда, ир-ат куртка һәм шлепанецлардан өеннән урамга чыккан. Үзе белән спиртлы эчемлек һәм корал алып чыккан һәм берничә тапкыр ишегалды ягына таба аткан. Шуннан соң кире өенә кереп киткән.
Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, полициягә гариза килмәгән.
«Хәзер тикшерү эшләре алып барыла. Ир-атның шәхесен һәм гадәттән тыш хәлгә ачыклык кертелә», - дип аңлаттылар министрлыкның матбугат хезмәтендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: атыш