17 декабрь 2021 яңалыклары
-
Хыялын тормышка ашырган
Җырчы Римма Никитина авыру кызның өенә барып, аның хыялын тормышка ашырган.
-
«Бумажник» микрорайонында һәм Шишкин бульварында Яңа ел чыршысының утлары кабынды
Комсомол районында тагын бер чыршы үзенең утларын кабызды. Яңа елның төп символын ЗЯБ поселогының "Бумажник" микрорайонында урнаштырдылар. Яңа ел мәйданында бәйрәм программасы оештырылды, аны 15 нче балалар иҗат йорты һәм 16 нчы «Огниво» балалар иҗат үзәге иҗат коллективлары тәкъдим иттеләр.
-
«Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда Яңа ел чыршысы кабынды
Чаллыда тагын бер Яңа ел чыршысы кабынды. Бу юлы төрле төстәге утлар белән «Энергетик» мәдәният сарае янында урнашкан чыршы күмелде. Ул чын-чынлап көтеп алынган булып чыкты: соңгы тапкыр Яңа елның төп символы биредә 2010 елда урнаштырылган. Аның монтажы 2 көн дәвам итте, ә озынлыгы 15 метрга җитә.
-
«Ышаныч» үзәгендә көндезге төркем ачылды
Чаллының социаль яклау идарәсе башлыгы Ирина Скрябина «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә көндезге төркем эше турында сөйләде.
-
Чаллы яшьләре интеллектуаль уенда көч сынашты
16 эшче яшьләр командасы «Сделать хоть раз что-нибудь не так» дигән исем астында 2021 елны йомгаклау интеллектуаль уенында катнашты.
-
Яңа ел алдыннан чыршылар сату башланды
Яңа ел алдыннан тере чыршылар сату башланып китте. Сату 2022 елның 1 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
-
Чаллылыларга пиротехник эшләнмәләрдән файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерәләр
2021 елның 20 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгын чыгуга каршы махсус режим кертеләчәк.
-
Чаллыда Роспотребнадзор вакцинация таләпләрен бозган эш бирүчеләрне ачыклады
Чаллыда санитар-эпидемияләргә каршы кагыйдәләрне бозучыларны ачыклау дәвам итә. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте шул исәптән эш бирүчеләрнең вакцинация таләпләрен ничек үтәвен тикшерә.
-
Чаллы балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә яңа ел бәйрәмнәре ничек узачак
Мәктәпкәчә учреждениеләрдә яңа ел бәйрәменең форматы турында атналык матбугат конференциясендә шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев сөйләде.
-
Чаллыда урамда атыш оештырган ир-атны эзлиләр
Тикшерү эшләре алып барыла.
-
Чаллыда «Яңа ел казы» ярминкәләре узачак
Ел саен Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Чаллыда традицион «Яңа ел казы» ярминкәләре үткәрелә.
-
Чаллылыларга элемтә хезмәте күрсәтү сыйфатын бәяләргә тәкъдим итәләр
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы Татарстан Республикасында элемтә хезмәтләреннән канәгать булу-булмау турында халыктан сораштыруда катнашырга тәкъдим итә.
-
Телекүпер Чаллы һәм Финляндия яшьләрен берләштерде
Үзәк шәһәр китапханәсе Чаллы һәм Финляндиянең татар телле яшьләре арасында Zoom платформасында «Китап укучы яшьләр – милләтнең киләчәге» дип аталган телекүпер оештырды. Китап укучылар белән турыдан-туры элемтәгә Финляндиянең философия фәннәре докторы, китаплар сериясе, ислам һәм татар тарихы турында күп санлы мәкаләләр авторы Рамил хәзрәт Беляев чыкты.
-
Чаллыда ел саен үткәрелә торган «Теләкләр чыршысы-2021» хәйрия акциясе старт алды
Чаллыда ел саен үткәрелә торган «Теләкләр чыршысы - 2021» хәйрия акциясе башланды. Чара Яңа елны хастаханә стеналарында каршылаячак балалар өчен бүләкләр җыюга юнәлдерелгән.
-
Чаллыда мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «XXI гасыр йолдызчыклары» конкурсына йомгак ясалды
21 ноябрьдән 9 декабрьгә кадәр шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең балалар коллективлары арасында «XXI гасыр йолдызчыклары» шәһәр конкурсы узды. Балаларның иҗади сәләтләрен «Нәфис сүз», «Вокал», «Хореография» номинацияләрендә бәяләделәр.