Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда узачак каратэ турнирына Россиянең 14 регионыннан спортчылар киләчәк

7-8 май көннәрендә Чаллының «Витязь» спорт мәктәбендә каратэ буенча «Татарстанның өметләре» дип исемләнгән төбәкара турнир һәм каратэ буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге уздырыла. Ярышлар иртәнге 9дан кичке 8гә кадәр дәвам итәчәк.

Каратэ 18 яшь һәм аннан да зуррак булган ир-атлар, шулай ук хатын-кызлар арасында оештырыла. Моннан тыш ярышларда 14-17 яшьлек кызлар һәм егетләр, 8-13 яшьлек малайлар һәм кызчыклар катнашачак. Турнирлар төрле авырлык категориясендә шәхси беренчелектә (кумитэ WKF) һәм формаль комплекслар (ката WKF) буенча уздырылачак. Ярышлар кысаларында барысы бергә 77 комплект медаль уйнатылачак. Шуны да әйтергә кирәк: каратэ турнирында Россиянең 14 регионыннан барысы бергә 600дән артык спортчының килүе көтелә.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев