Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче Агина Алтынбаевага танылган алып баручы, табиб Елена Малышевадан бала утыргычларын китерделәр

Танылган телевидение алып баручысы "Жить здорово" тапшыруын төшергәндә күпбалалы анага балалар өчен машинада утыргыч җайланмасын бүләк итәргә вәгъдә иткән иде.

Балалар автоутыргычларын Яр Чаллыда яшәүче, даны бөтен республика буенча гына түгел, Россиядә дә танылган Агина Алтынбаевага алып килгәннәр.

 

 Моңарчы без "Жить здорово" тапшыруында Агина Алтынбаева катнашуы турында язган идек. Тапшыру "Авариядә исән калу"га багышланган. Әлеге тапшыруга Чаллыда яшәүче хатынның чакырылу сәбәбе шунда ки, ул алты яшьлек улын руль артына утыртып, трасса буйлап югары тизлектә кудырткан. 

 

Бу кыланмышын социаль челтәрләргә дә урнаштыргач, күпләр хатынны тәнкыйтьләп чыкты, федераль каналдагы тапшыруга чакырылу сәбәбе дә шул иде. Тапышру барышында Малышева Чаллыда яшәүче хатынга балалар өчен утыргыч җайланмалары бүләк итәчәген белдерде. Алып баручы вәгъдәсендә торды һәм күп балалы әнигә автоутыргычлар китерелде.Әлеге күчтәнәч хатын-кызны һәм аның малайларын нык шатландырды.Гаилә Малышевага бүләк өчен рәхмәт белдерде.

 

 Алтынбаева сүзләренчә, җайланманы ул автомобиленә тиз арада урнаштырырга уйлый.
 

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев