Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче ир-ат иптәш кызын яклап бер кешене үтергән, өч кешене яралаган

Чаллыда яшәүче ир-ат дус кызын яклап сугышкан вакытта бер кешене үтергән, өч кешене җитди яралаган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Ачыкланганча, кичә кич Чаллыдагы бер йорт каршында ике төркем спиртлы эчемлекләр эчкән. Бер мизгелдә бер төркемдәге кыз башка төркемдәге ике кыз белән сугыша башлый. Шул вакытта зыян күргән кызның танышы, 34 яшьлек ир-ат, өенә кайтып пычак алып килә һәм дус кызын кыерсытучыларга һөҗүм итә башлый.

Конфликтның шаһитлары хәбәр иткәнчә, сугышу бер хатын-кыз икенчесенә симез» дип әйтү аркасында чыккан.

Җәнҗал вакытында бер ир-ат урында ук һәлак булган, җитди яраланган тагын өч кешене (бер ир һәм ике хатын-кыз) хастаханәгә алып киткәннәр.

Элек тә кеше үтергән өчен хөкем ителгән ир-атны кулга алганнар. Ул гаебен таныган. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Якын арада гаепләнүчегә җәза биреләчәк.

«Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев