Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче ир-ат сигезенче каттан егылып исән калган

Ирне БСМП травматология бүлегенә озаталар.

Чаллыда яшәүче ир-ат сигезенче каттан кар көртенә егылып төшкән һәм исән калган. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы хәбәр итә.
Бу хәл бүген көндез Яңа шәһәрдә бер йорт ишегалдында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ир сигезенче каттагы фатир тәрәзәсеннән кар көртенә егылып төшкән. Кар көрте аның гомерен саклап калган, дияргә була.
Фаҗига шаһитлары ашыгыч ярдәм табибларын чакырткан. Зыян күрүчене БСМП травматология бүлегенә китергәннәр. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/04/181999/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев