Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүчеләрне велосипед урлау очраклары турында кисәтәләр

Агымдагы елның өч аенда Яр Чаллыда сигез велосипед урлау очрагы теркәлгән. Узган ел шул ук чорда урлаулар теркәлмәгән.

Гомумән алганда, 2018 елда Чаллыда яшәүчеләрдән велосипед урлау фактлары буенча 57 гариза кергән, полиция хезмәткәрләре тарафыннан шундый 13 җинаять ачыкланган. Урланган велосипедлар законлы хуҗаларына кайтарылган. Бу статистиканы идарәдә узган брифингта Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсенең оператив эш буенча полиция башлыгы урынбасары Роберт Хаҗиев китерде.
Киләсе җылы сезон башлану белән бәйле рәвештә, хокук саклау органнары мондый җинаятьләр үсәчәк дип фаразлый. Билгеле булганча, күпчелек очракта караучысыз калган велосипедларның йорт подъездларыннан һәм балалар мәйданчыкларыннан урлашуы, аларны сәүдә һәм күңел ачу үзәкләреннән урлавы билгеле. Шуңа күрә үзенең экологик транспортын ышанычлы итеп терәп кую җайланмасы белән җиһазландырырга кирәк. Әгәр велосипедны урласалар, кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Полиция полковнигы велосипед хуҗаларына сатып алган вакытта контрольдә тотарга яки транспорт чарасының техник паспортына аның идентификацион номерын кертергә кирәк, дип билгеләп үтте. Сатучы номерның кайсы детальдә булуын күрсәтергә тиеш. Велосипед урланган очракта полициягә аны эзләп табу мөмкинлеге күбрәк булачак.

 

http://nabchelny.ru/news/36148

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев