Чаллыда җылыту сезоны кайчан башлана?
Чаллы халкы торак йортларга җылылык кайчан биреләчәге белән кызыксына. Һава температурасы кискен кимеде, фатирларда салкын дип зарлана халык.
Сорауга Чаллы мэриясенең матбугат хезмәте вәкиле җавап бирде: «Торак йортларга җылылык бирү тәүлек һава температурасына бәйле. Ягып-җылыту чоры биш көн рәттән һава температурасы 8 градустан түбәнрәк булгач башлана. Уртача тәүлеклек температура иң югары көндезге температура һәм иң түбән төнге температура суммасыннан исәпләнә.
Җылылык чоры башлану турында карар, тәүлеклек уртача температура күрсәткечләренә һәм синоптикларның фаразларына нигезләнеп, кабул ителәчәк".
Чыганак Chelny_online инстаграмм челтәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев