Шəhри Чаллы

Чаллыда ЮХИДИ хезмәткәрләре рейдка чыгачак

Рейд иртәнге алтыда башланачак

Чаллыда 26 октябрьдә полицейскийлар машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә тикшерәчәк .

Профилактик чара иртә таңнан узачак.Чаллы ЮХИДИ пропаганда бүлеге хәбәр иткәнчә, киләсе атнада, дүшәмбе, 26 октябрьдә, 6:00 сәгатьтә шәһәрдә юл полицейскийлары участок полиция хезмәткәрләре белән бергә профилактик чара уздырачак. Хокук саклау органнары машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә күпләп тикшерәләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: