Шəhри Чаллы

Чаллыда ЮХИДИ пассажир автобусларын тикшерде

ЮХИДИ хезмәткәрләре Чаллыда техник яктан төзек булмаган 29 пассажир автобусын ачыклаган.

Шәһәр халкын ташучы транспорт чарасы буенча Рейд дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге вәкилләре белән берлектә узды. Документлар, автомобильләрнең торышы, шулай ук шоферларның хезмәт һәм ял режимын контрольдә тоту чаралары тикшерелде.

Нәтиҗә буенча машина йөртүчеләргә 35 административ материал төзелде. Дүртесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагына юлыккан, аларның берсе пассажирлар ташу кагыйдәләренә бөтенләй битараф калган. Ике күрсәтмә транспорт чаралары хуҗалары алды. Шулай да транспорт мәсьәләсе безнең шәһәрдә көн кадагында булган проблемаларның берсе булып кала бирә. Шәһәрдәшләребезне зур автобусларның шәһәр урамына кайчан янә әйләнеп кайтулары инде күптән кызыксындыра. Әйтик,рейдлар вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре автобус салонындагы кешеләр санын да игътибарсыз калдырмый. Кагыйдә буенча басып баручылар саны 3 тән дә күп булмаска тиеш. Ә безнең кечкенә автобуслар, бигрәк тә иртәнге сәгатьләрдә, консерва банкасын хәтерләтә. “Шәһәрдәшләребезне тукталышта калдырып китү, безнең өчен дә күңелле хәл түгел. Һәркем эшкә ашыга, безгә үзебезгә кешеләр саны никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак. Ләкин кагыйдә бозган өчен безнең хуҗага 100 мең сум күләмендә штраф салына, ә хуҗа әлеге штраф түләүне безгә йөкли”,- ди җәмәгать транспорты йөртүчеләре. Барлык кагыйдәләрне дә саклап йөрү һичшиксез кирәк. Монда сүз, беренче чиратта, кеше гомере турында бара. Ләкин барысы да шул ук зур автобуслар булмау мәсьәләсенә кайтып кала. “Без тулы газельләр белән йөрүнең куркынычсыз түгел икәнен аңлыйбыз, ләкин, безнең дә эшкә барасы, балаларны бакчаларга илтәсе бар. Зур автобуслар булмаса, һичьюгы иртәнге вакытта маршрутлар санын күбрәк куйсыннар иде”,- ди шәһәрдәшләребез. Сыйдырышлы автобусларның булмавы эшкә баручыларны гына түгел, яшь әниләрне дә борчый.

Барыбызга да мәгълүм, Мәләкәс аръягы яшьләр шәһәрчеге. Монда бик күп кечкенә балалы яшь гаиләләр яши. Алар җәмәгать транспорты белән бәйле проблеманың инде ничә ел дәвамында хәл ителмәвенә зарланалар.

“Балалар өчен карусельлар ачылды, барып, ял итеп кайтасы килә, ләкин, барырга мөмкинлек юк. Кечкенә газельларга бала коляскалары белән керү мөмкин түгел. Бала белән хастаханәгә бару да безнең өчен зур проблема. Безнең поликлиника ГЭС бистәсендә урнашкан, ләкин анда барып җитү өчен башта “Кәгазьчеләр” тукталышына кадәр барып,

аннан кире икенче транспортка күчергә кирәк. Аның өчен дә әле коляскалар белән юл асты кичүләрен үтергә кирәк. Таксиларның да 3 бала белән булган заказны кабул итәселәре килми”,- ди яшь әниләр.

Нәкъ шушы проблеманы хәл итү максатыннан Мәләкәс аръягында алар тарафыннан митинг та оештырылды. Аларның бар тик бер генә теләк: Шәһәрдә зур, коляскалар белән кереп була торган җәмәгать транспорты булдыру. “Әлеге мәсьәләгә нокта куелганга кадәр, без митингларны туктамаячакбыз”,- ди алар

Исегезгә төшерәбез, Чаллыда шулай ук җәмәгать транспортын перчатка-битлек режимын үтәү буенча тикшерүләрне яңадан башлап җибәрәчәкләр. Башкарма комитет элегрәк пассажирларның кагыйдәләргә игътибар итми башлавын белдергән иде. Транспортчыларга үз шоферлары белән эш алып барырга куштылар. Хокук бозуларны тоткан хезмәткәрләр җаваплылыкка тартылачак. Шул ук хәл пассажирларга да кагыла.

Шәһәр маршрутларында хәзерге вакытта 350дән артык автобус эшли, алар атнага 260 меңнән артык кешене йөртә.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: