Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда заманча татар мәдәнияте фестивале узачак

24 августта Яр Чаллы шәһәре тарихында беренче тапкыр «Печән базары» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак. Үткәрелү урыны Габдулла Тукай исемендәге яр буе (Үзәк урам ягыннан).

Чара «Эврика» шәһәр мәдәни үзәге, мәдәният идарәсе ярдәме белән Бөтендөнья татар конгресы һәм «Ак калфак» шәһәр татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы белән берлекә уздырыла.  Оештыручылар белдерүенчә, бу Татарстанның Чаллыда үткәрелүче татар халкын гына түгел, башка милләтләрне дә берләштерүче, бердәнбер заманча татар мәдәнияте фестивале. 

Тамашачыларга өс киемнәренә татар милли костюмының берәр элементын тагып чыгарга киңәш ителә. Фестиваль 13:00 тән 20:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. 

Чарада түбәндәге мәйданнар эшлиячәк:

13:00-19:00 – Дизайн-маркет. Мәйданда татар дизайнерлары продукциясе тәкъдим ителәчәк.

13:00-19:00 – Фуд-корт. 15:00-16:00 сәгатьләрдә –  татар милли ризыклары белән сыйлау, аларны пешерү тәҗрибәсе белән уртаклашу, шул ризыклар турында кызыклы хикәяләр, легендалар сөйләү.

15:00 – цирк осталарыннан мастер-класслар.

16:00-18:00 – Бию for you.Бию буенча мастер-класслар.

14:00-15:00 – никах өчен милли киемнәр сайлау, «Хыял» студиясе җитәкчесе, дизайнер гүзәл Вәлишина үткәрә.  

16:00-17:00 – татар юморы, татар телен саклауның бер коралы.  КВН татар лигасы һәм Stand Up  спикер-җитәкчесе Рамил Әгъдиев.
17:00-18:00Өч телдәге “Яр Чаллы” шәһәр турындагы китапны тәкъдим итү. Проект авторы Алсу Рахматуллина һәм «Рәхмәт» китап кибете.

 18:00дән 20:00 сәгатькә кадәр – акустик музыка. Илшат Әюпов, Заһир Насыйбуллин, Ринат Гыйльфанов, Лилия Гыйбаш, Фидаил Мәҗитовлар шигърияте.
13:00-19:00 – мастер класслар, ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе С.Ф. Сираҗиева күргәзмәсе.

14:00-17:00 – «Музей сөйли» экскурсиясе.

13:00-19:00 – балалар мәйданнары.

13:00-19:00 – «Хәзинә» балалар клубы эшчәнлеге (мастер-класслар, балалар өчен хәрәкәтле уеннар, күңел ачу).

 

http://nabchelny.ru/news/33410

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев