Чаллыдагы Кыңгыраулы күпер янында тагын бер ир-атның мәете өскә калкып чыккан
Мәетне 6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре судан чыгарган. Хәзер аның шәхесен ачыклыйлар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән агентлыкка хәбәр итүләренчә, мәетне яр буеннан биш метр эчтә табып алганнар һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Шунысын да искәртик: әлеге урын коену өчен җиһазландырылмаган.
Сүз уңаеннан, Чаллыда Мәләкәс елгасында ир-атның гәүдәсен табып алдылар дип монда да язган идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев