Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Мәләкәс елгасында ир-атның гәүдәсен табып алдылар

Әлегә аның шәхесе билгеле түгел.

Бүген, 11 сәгать 40 минутта Чаллыда гадәттән тыш хәлләр министрлыгына шаһитлардан хәбәр килеп ирешә: алар Мәләкәстә, ГЭС бистәсендәге Кыңгырау күпере янында, суга ир-ат мәете калкып чыкты, дип сөйлиләр.

Судан ярга чыгарганда шунысы билгеле була: ир-ат киенгән булган, карап торышка 40 яшьләр тирәсе. Суда чамасы белән бер атнадан артык булган. Кием кесәләрендә бернинди дә документлар табылмаган.

Чаллы полициясенә бу кешенең кем булуын, бу хәлнең нечкәлекләрен һәм шартларын ачыкларга кирәк булачак.

Аңа кадәр Чаллыда 28 яшьлек ир-ат батып үлде дип тә язган идек. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев