Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга Башкортстан министры килде

Шәhәр укучылары башкорт телен өйрәнә.

Чаллыга эш визиты белән Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин килде. Ул 11 нче мәктәптә булды, аның базасында башкорт телен өйрәнү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды. Биредә, якшәмбе мәктәбе кысаларында, укучылар башкорт телен өйрәнәләр.

Түгәрәк өстәлдә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова, Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин катнашты.

Башкортстан кунагына визиты барышында мәктәп буенча экскурсия үткәрелде. Кунаклар сугышчан дан музеенда, этнография музеенда, шулай ук башкорт теле буенча дәрес узган кабинетында булдылар.

Айбулат Хажин якшәмбе башкорт мәктәбенең актив катнашучыларын дипломнар белән бүләкләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев