Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы – алгарышта

Чаллыбыз яңа идеяләр, иҗади табышлар шәһәре икәнен елның-елында раслап тора. Күптән түгел генә "Татарстанның инициативалар картасы" дигән иҗтимагый проект тәкъдим ителде һәм беренче ике грантка Чаллы проектлары лаек булды. "Инициативалар картасы" республика халкының яшәешен яхшырту буенча идеяләре булган һәм әлеге тәкъдимнәрне хуплап, ярдәмгә алынырга теләүче тарафдарларын эзләүчеләр өчен оештырылды. Проект...

Чаллыбыз яңа идеяләр, иҗади табышлар шәһәре икәнен елның-елында раслап тора. Күптән түгел генә "Татарстанның инициативалар картасы" дигән иҗтимагый проект тәкъдим ителде һәм беренче ике грантка Чаллы проектлары лаек булды.

"Инициативалар картасы" республика халкының яшәешен яхшырту буенча идеяләре булган һәм әлеге тәкъдимнәрне хуплап, ярдәмгә алынырга теләүче тарафдарларын эзләүчеләр өчен оештырылды. Проект буенча фикер алышуларда җәмәгать әһелләре, инициаторлар, яшь активистлар һәм проект экспертлары катнашты. Яңа проект "Метро" мәдәният платформасында тәкъдим ителде.

Иң яхшы дип табылган идеяләрнең беренчесе - "Блуждающий Скечбук" - Чаллының истәлекле урыннарын тасвирлаган кул эшләренең сурәтләре тупланган җыентык.

"Марш отцов" дип исемләнгәне балалар һәм аталар арасындагы багланышларны ныгытуга юнәлтелгән спорт ярышлары оештыруны тәкъдим итә.

"Татарстанның инициативалар картасы" проектының экспертлар советы, Татарстан Республикасы җәмәгать палатасы әгъзасы Николай Михайлович Атласов әйтүенчә: "Инициативалар картасы - Татарстанда халык тәкъдимнәрен үстерүгә юнәлтелгән бик мөһим һәм җитди адым. Инде нәтиҗәсе дә күз алдында - яңа проект эшли башлаган 2 ай дәвамында әлеге сайтка республикада яшәүчеләрдән 450дән артык идея кабул ителде. Шунысы куандыра: халкыбызның активлыгы ягыннан без Казаннан гына калышабыз".

Гомумән, һәр яңа идеяне хуплап каршы алу, беренчелеккә омтылыш - чаллылылар күңеленә КАМАЗ төзелеше елларында ук салынган иң матур сыйфатларның берсе. "Чаллы феномены" бүген дә алгарышта, яңа үрләр яулый, яңа проектлар кабул итә.

Рәзинә Насыйбуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев