Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы биючеләре Гран-при яулап кайтты

Чаллының иҗат коллективлары төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңү арты җиңү яулыйлар. Шушы көннәрдә шәһәребез биючеләре Таллинда узган "Балтика палитрасы" халыкара бәйгесеннән кайттылар. Әлеге чара төрле милләтләрнең мәдәнияте, үзара багланышлары, халыклар дуслыгын пропагандалау максатыннан оештырылды.

Мәртәбәле чарада Россия һәм чит илләрдән бик күп иҗат коллективлары катнашты. Чаллы данын 15нче балалар иҗат йортындагы "ЛИК" хореография мәктәбе коллективы яклады. Әлеге коллектив уңышлы чыгыш ясап, бәйгенең Гран-при бүләгенә һәм чираттагы халыкара бәйгегә бушлай бару хокукына ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев