Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Чаллы-Бройлер” яңа үрләр яулый

Шушы көннәрдә шәһәребездә "Чаллы-Бройлер" дистрибьюторлык - күпләп сату үзәге ачылды. Шулай итеп, тавык үстерү, сугым һәм эшкәртү буенча сәүдә-җитештерү компаниясе үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Идел буе төбәгендә башка мондый комплекс юк. Ике ел элек әлеге компания чит илләрдән товар кайтару белән шөгыльләнсә, бүгеннән "Чаллы-Бройлер" үзендә җитештерелгән продукция белән кош итенә...

Шушы көннәрдә шәһәребездә "Чаллы-Бройлер" дистрибьюторлык - күпләп сату үзәге ачылды. Шулай итеп, тавык үстерү, сугым һәм эшкәртү буенча сәүдә-җитештерү компаниясе үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Идел буе төбәгендә башка мондый комплекс юк. Ике ел элек әлеге компания чит илләрдән товар кайтару белән шөгыльләнсә, бүгеннән "Чаллы-Бройлер" үзендә җитештерелгән продукция белән кош итенә булган ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерә.

Компания биләгән 900 кв. м мәйданда склад бүлмәләре, ваклап һәм күпләп сату кибетләре, шоу-рум урнашкан. Сатудагы 150 товар исемлегендә тавык ите, эч-баш-аяк, маринадлар, пешкән, чи килеш ысланган эшләнмәләр, казылыклар, каклаган ризыклар, деликатесларның (шул исәптән, хәләл ризыклар) киң ассортименты тәкъдим ителә.

Хакимият башлыгы Наил Мәһдиев үзәкне ачу уңаеннан:

- Безнең шәһәрне күпләр "Чаллы-Бройлер" компаниясе белән күзаллый. Бу, чыннан да, дөреслеккә туры килә. Катлаулы икътисад шартларында шәһәребездә шундый зур үзәк төзелүе - үзе зур казаныш. Иң мөһиме, Россиягә көчләп тагылган катгый санкцияләргә иң лаеклы җавап, - дип ассызыклады.

"Чаллы-Бройлер", инновацияле комплекс буларак, Россиядәге иң эре тавык ите җитештерүчеләрнең берсе, ә Идел буе төбәгендә - лидер. Предприятие ел саен тере үлчәүдә 100 мең тоннадан артык диетик ит җитештерә. 86 000 тонна әзер ризыкны сәүдә нокталарына озата. Аның составында елына 50 миллионнан артык баш чебеш үстерүгә исәпләнгән уникаль нәсел репродукторы, елына 67 млн данә йомырка җитештерүгә көйләнгән, Идел буе төбәгендә иң куәтлеләрдән саналган ике эре инкубаторы булган 11 мәйданчык, тавык ите эшкәртү заводы, казылык эшләнмәләре җитештерү цехы бар. 2014 ел нәтиҗәләре буенча, предприятиенең сатудан кергән кереме - 8 млрд сумнан, чиста табышы 1,1 млрд сумнан артты.

Предприятиенең үсеш динамикасын күз алдына китерү өчен, берничә сан китерү дә җитә. 1981 елның 6 мартында Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы нигезендә оешкан "Чаллы-Бройлер" ҖЧҖенең проект куәте 10,6 млн баш бройлер чебеше үстерүгә һәм елына тере үлчәүдә 14 мең тонна тавык ите җитештерүгә исәпләнгән иде. Хәзер бу бурыч тулысынча үтәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X