Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Чаллы чыршысы утларын кабыза

    Бүген 18 сәгатьтә шәһәребезнең "Азатлык" мәйданында Чаллының төп чыршысы утларын кабызачак. Ул Мәскәү өлкәсеннән махсус кайтартылды. Узган еллардагы белән чагыштырганда урман гүзәленең бизәлеше дә үзгә. Күркәм гадәт буенча мәйданда Кыш бабайлар парады да узачак. Чаллының күренекле артистлары һәм иҗат коллективлары катнашындагы концерт та кунаклар күңеленә хуш килер. Шул ук вакытта...

    Бүген 18 сәгатьтә шәһәребезнең "Азатлык" мәйданында Чаллының төп чыршысы утларын кабызачак. Ул Мәскәү өлкәсеннән махсус кайтартылды. Узган еллардагы белән чагыштырганда урман гүзәленең бизәлеше дә үзгә. Күркәм гадәт буенча мәйданда Кыш бабайлар парады да узачак. Чаллының күренекле артистлары һәм иҗат коллективлары катнашындагы концерт та кунаклар күңеленә хуш килер. Шул ук вакытта биредә алты уен мәйданчыгы да эшлячәк. Аларның һәрберсендә шәһәрдәшләрне Кыш бабай белән Кар кызы каршы алыр дип көтелә. Шәһәрдәшләребезгә урында сәүдә нокталары да хезмәт күрсәтәчәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: