Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы дружиначылары – иминлек сагында

Шәһәр урамнарында җәмәгать тәртибен полиция хезмәткәрләре белән берлектә халык дружинниклары да кайгырта. Аларның эшчәнлеге белән шәһәр халык дружинасы штабы киңәшмәсендә Халыкның җәмгыять куркынычсызлыгы шәһәр бүлеге башлыгы Рәүф Мингалиев таныштырды.

Бүгенге көндә эчке эшләр идарәсенең төбәк территориаль реестрында 135 хокук саклау юнәлешендәге җәмәгать оешмасы теркәлгән. Анда 1529 кеше исәптә тора. Алар тарафыннан соңгы ун ай вакыт эчендә 67 җинаять ачыкланган һәм 1340 административ хокук бозуга очрагы теркәлгән. Дружинниклар Яңа ел, 1 май, 9 май, Сабантуй, Яшьләр көне, шәһәр ярминкәләрендә актив эшлиләр. Алар җинаять эшләрен ачыклауда, административ хокук бозган затларны да тоткарларга ярдәм итәләр.

- Шәһәр урамнары буенча кизү торучы халык дружинникларын жилет һәм кул повязкалары буенча танырга була. Моннан тыш аларның һәрберсенә билгеләнгән үрнәктәге таныклык та тапшырылган. Җәмәгать тәртибен саклауда активлык күрсәткән дружинниклар мактау грамоталары, дипломнар һәм акчалата премияләр белән дә бүләкләнә, - дип билгеләп китте Рәүф Мингалиев.

Исегезгә төшерәбез, халык дружинасы РФ гражданнары инициативасы белән төзелде. 2014 елның 2 апрелендә "Гражданнарның җәмәгать тәртибен саклауда катнашуы турында" федераль закон кабул ителде. Анда халык дружинасың максат һәм бурычлары, эшчәнлек юнәлеше төрләре, дружинникларның хокукларын һәм вазыйфаларын, җирле үзидәрә органнары һәм хокук саклау органнары белән үзара эшчәнлек тәртибе язылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев