Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы – дуслар каласы

21 фев­раль көн­не Му­са Җә­лил исе­мен­дә­ге шә­һәр үзәк ки­тап­ха­нә­сен­дә "Чал­лы - дус­лар ка­ла­сы" исе­ме ас­тын­да мә­дә­ни һәм әдә­би фес­ти­валь үз ишек­лә­рен ача. Ул "Чиш­мә" Ха­лык­лар Дус­лы­гы Йор­ты бе­лән бер­лек­тә ин­де өчен­че ел рәт­тән оеш­ты­ры­ла. Бы­ел ул Ха­лы­ка­ра ту­ган тел кө­не­нә ба­гыш­ла­на.

Без­нең шә­һәр­дә бик күп төр­ле мил­ләт вә­кил­лә­ре бер-бер­се бе­лән дус­та­нә мө­нә­сә­бәт­тә яши­ләр. Әле­ге фес­ти­валь алар­га үз­лә­рен күр­сә­тү, тор­мыш­ла­рын­да бул­ган ачыш­ла­ры, яңа­лык­ла­ры бе­лән бү­ле­шү һәм та­ри­хи тәҗ­ри­бә­лә­ре бе­лән ур­так­ла­шу өчен мөм­кин­лек бу­лып то­ра. Бу ча­ра­да та­тар, баш­корт, ма­ри, морд­ва, чу­ваш, азер­бай­җан һәм рус мил­лә­те вә­кил­лә­ре кат­на­ша­чак. Алар фес­ти­валь ба­ры­шын­да үз­лә­ре­нең го­реф-га­дәт­лә­ре, мә­дә­ни­я­те, әдә­би­я­ты һәм һө­нәр­че­лек эш­лән­мә­лә­ре бе­лән та­ныш­ты­рып ки­тә­чәк­ләр.

Фес­ти­валь кы­са­ла­рын­да биш бү­лек үз эш­чән­ле­ген алып ба­ра­чак. "Әдә­би Чал­лы" бу­ле­ге ту­ган як му­зе­ен­да оеш­ты­ры­ла. Би­ре­дә Чал­лы ка­ла­сын­да яшәп иҗат итү­че язу­чы­ла­ры­быз бе­лән оч­ра­шу кө­те­лә. "Әдә­би ча­тыр" мәй­дан­чы­гы ба­ла­лар һәм яшус­мер­ләр бү­ле­ген­дә ур­на­ша­чак. Әле­ге бу­лек­тә шә­һә­ре­без­нең та­ныл­ган ша­гый­рә­се Ве­ра Ха­ми­дул­ли­на бе­лән кы­зык­лы оч­ра­шу оеш­ты­ры­ла. "Ал­тын кул­лар" мәй­дан­чы­гы без­нең тө­бәк­тә киң та­рал­ган һө­нәр­че­лек төр­лә­ре­нә ба­гыш­ла­на. Сән­гать бү­ле­ген­дә төр­ле ха­лык­лар­ның һө­нәр­че­лек эш­лән­мә­лә­ре күр­гәз­мә­сен кү­рү һәм төр­ле мас­тер- класс­лар­да кат­на­шу мөм­кин­ле­ге бу­ла­чак. Уку за­лын­да ур­наш­кан "Ау­лак өй" мәй­дан­чы­гын­да ха­лык­лар­ның йо­ла-бәй­рәм­нә­рен ча­гыл­дыр­ган җыр-би­ю­ле та­ма­ша уз­ды­ры­ла. Акт­лар за­лын­да уза­чак "Га­сыр­лар хә­зи­нә­се" бу­ле­ген­дә бо­рын­гы ки­тап­лар дөнь­я­сы­на сә­я­хәт оеш­ты­ры­ла.

Бе­рен­че тап­кыр, фес­ти­валь кы­са­ла­рын­да, та­ма­ша­чы­лар игъ­ти­ба­ры­на "Ак кал­фак" як­ты­лык яр­дә­мен­дә ясал­ган кар­ти­на­лар шо­уы тәкъ­дим ите­лә.

Фес­ти­валь үз эшен сә­гать 12.00 баш­лап җи­бә­рә. Әле­ге ча­ра оны­тыл­мас ки­че­реш­ләр һәм кү­ңел­ле ял вәгъ­дә итә. Рә­хим итеп ки­ле­гез. Сез­не шә­һә­ре­без­нең үзәк ки­тап­ха­нә­сен­дә кө­теп ка­ла­быз.

Ил­си­яр Га­не­е­ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X