Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Чаллы – дуслар каласы” китапханә фестивале узачак

19 февральдә Чаллы шәһәренең М.Җәлил исемендәге Үзәк китапханәсендә II Төбәк халыкларының милли мәдәниятын һәм әдәбиятын чагылдырган "Чаллы - дуслар каласы" китапханә фестивале узачак. Фестиваль китапханәнең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге һәм "Чишмә" Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә, шәһәрдә яшәүче татар, башкорт, чуваш, мари, әрмән, алман, керәшен, әзербайҗан милләтләре...

19 февральдә Чаллы шәһәренең М.Җәлил исемендәге Үзәк китапханәсендә II Төбәк халыкларының милли мәдәниятын һәм әдәбиятын чагылдырган "Чаллы - дуслар каласы" китапханә фестивале узачак. Фестиваль китапханәнең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге һәм "Чишмә" Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә, шәһәрдә яшәүче татар, башкорт, чуваш, мари, әрмән, алман, керәшен, әзербайҗан милләтләре катнашында үткәрелә. Әлеге бәйрәм Халыкара туган тел көненә һәм "Чаллы пүчинкәсе" җирлеге нигезләнүенә 390 ел тулуга багышлана.

"Чаллы - дуслар каласы" фестивале кысаларында Чаллыда яшәүче халыкларның дуслыгын яктырткан балалар рәсем бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү, Комсомол районы мәктәпләре арасында милли йолаларны һәм традицияләрне белүгә турнир оештырылачак. Укучылар яшьтәшләрен Кама буе халыкларының мәдәнияте, йолалары һәм традицияләре белән таныштырачак.

Фестиваль көнендә алты мавыктыргыч әдәби-музыкаль мәйданчык эшләве каралган. Аларның һәрберсе тематик китап күргәзмәләре белән үрелеп барачак. Әйтик, "Китап укучы Чаллы" мәйданчыгында төбәктә яшәүче төрле милләт шагыйрьләре һәм язучылары белән очрашу, шигырь укырга теләүчеләр өчен ирекле микрофон эшләячәк. "Самавыр - өстәл күрке" мәйданчыгында үлән чәйләре эчәргә, коймак һәм чәк-чәктән авыз итәргә мөмкин булачак. "Этнодөнья" мәйданчыгы һөнәрчелеккә багышлана: биредә халык һөнәрчелеге күргәзмә-ярминкәсе, "Халык бизәкләре", "Халык курчагы" исемле мастер-класслар, Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлекләре әгъзасы һәм шамаил белән тугралар ясау остасы Зөлфия Мөхәммәтдинова белән очрашу көтелә. Милли уеннар һәм биюләр белән кызыксынучыларны "Кама буенда күңел ачулар" мәйданчыгы җыячак. "Рәхим итегез Матенадаранга!" исемле мәйданчыкта борынгы гарәп графикасында, иске имляда һәм иске славян язулы китаплар, кулъязмалар күргәзмәсе ачылачак. Шулай ук, дөньякүләм билгеле борынгы кулъязмаларны саклау урыны - "Матенадаран"ның тарихы һәм бүгенгесе турында видеофильм күрсәтеләчәк.
Фестиваль "Мәдәни мирас" мәйданчыгында узган чаралар, "Anoixi" яшьләр этнографик театры һәм "Сарасвати" һинд театры студиясе белән берлектә куелган музыкаль спектакль белән үз эшен тәмамлаячак.

Гөлназ ШАРАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев