17 февраль 2016 яңалыклары
-
“Чаллы – дуслар каласы” китапханә фестивале узачак
19 февральдә Чаллы шәһәренең М.Җәлил исемендәге Үзәк китапханәсендә II Төбәк халыкларының милли мәдәниятын һәм әдәбиятын чагылдырган "Чаллы - дуслар каласы" китапханә фестивале узачак. Фестиваль китапханәнең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге һәм "Чишмә" Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә, шәһәрдә яшәүче татар, башкорт, чуваш, мари, әрмән, алман, керәшен, әзербайҗан милләтләре...
-
Җылылыкка – субсидияләр
16 февральдән җылылыкка субсидияләр алу хокукын массакүләм теркәүнең чираттагы этабы башланды. Халыкның аз керемле категорияләрен социаль яклау максатында, коммуналь түләүләрнең әлеге төренә ташлама бирү ел да башкарыла. Ләкин быелгы теркәүдә кайбер үзгәрешләр бар. Бу хакта тулырак. Беренче чиратта, андый субсидияләр моңа кадәр ташламаларга ия булган гражданнарга бирелә. Чаллыда андыйларның саны...
-
Иң мөһиме – сугыш булмасын
Дөньяда, Россиядә сәясәт, икътисад өлкәсендә төрле вакыйгалар булып тора. Шөкер, Татарстаныбызда сәяси һәм икътисадый тотрыклылык хаким итә. Бу - ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барган сәясәт нәтиҗәсе. Шулай да, шәһәрдәшләребезнең күңелләре тыныч түгел. Аларны бүгенге көндә нәрсә борчый? Шул сорау белән шәһәрдәшләргә мөрәҗәгать иттек. Гөлназ Гыйләҗева, укытучы: - Аллага шөкер,...
-
Иҗатның да үз кануннары булырга тиеш
Татарстан Дәүләт Советының күптән түгел булган сессиясендә республикада театрлар турындагы канун проекты тикшерелде. Моңарчы Россиянең үзендә дә булмаган яңа канун турындагы хәбәрне сәнгать әһелләре төрлечә кабул итте. Бу канун проекты театр коллективларына гына түгел, ә тамашачылар өчен дә яңалыклар алып киләчәк. Аның нигезендә, дәүләт театрларында аттестация, ә кайбер театр сөючеләргә...
-
Буыннар чылбыры
Чаллы дәүләт педагогия университетында "Буыннар чылбыры" дип исемләнгән чара узды. Ул Чаллы өязенең 390 еллыгына багышланган иде. Тарихка багышланган олимпиаданы сайлаган укучыларны университет ректоры Фәйрүзә Мостафина, "Түбән Кама" клубы рәисе Анатолий Рябов һәм башкалар сәламләде.
-
Чаллыда хәйрия концерты үтәчәк
22 февральдә Чаллы татар дәүләт драма театрында "Йөрәктән - йөрәккә" дип исемләнгән хәйрия концерты була. Республиканың эстрада җырчылары Эльмира Сөләйманова, Илнур Гомәров, Артур Салихов, Илшат Хәмәдиев, "Чулман кызлары" триосы һәм башкалар катнашында узачак концерттан җыелган акча церебраль паралич белән авырый торган Диләрә Шәфыйкованы дәвалауга тотыла.