Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы егете “Ювентус”та уйнаячак

"Ювентус" - дөнья, Европа һәм Италиянең иң танылган футбол клубы. Анда уйнау, тренерларыннан футбол серләренә өйрәнү бар кешегә дә насыйп булмый. Ә автокаланың 9 яшьлек "КАМАЗ-2008" футбол клубының капитанына - Андрей Найдановка әлеге бәхет елмайды. Ул Сочида ачылган "Ювентус" Италия футбол клубы лагерында ял итәчәк.

Андый мөмкинлекне яшь спортчыга Внешэкономбанк рәисе урынбасары, "Моношәһәрләрне үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешманың күзәтчелек советы әгъзасы Ирина Макиева һәм Яр Чаллы Башкарма комитеты бүләк итте.

- Андрей 4 яшьтән бирле спорт белән шөгыльләнә. Ул акробатикага да, хоккейга да йөрде. Әмма футбол белән шөгыльләнә башлагач, ул аның белән генә "яна" башлады. Футбол - аның тормышы. "Ювентус" лагерына бару - зур куаныч. Ирина Макиева һәм шәһәр хакимиятенә моның өчен зур рәхмәт", - дип бүлеште егетнең әнисе Наталья Найданова.

Икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе башлыгы Гүзәл Гыйлаҗева әйтүенчә, Яр Чаллы өч еллап "Моношәһәрләрне үстерү фонды" белән актив хезмәттәшлек итә. Бу вакыт эчендә шәһәребез икътисадына 2 миллиард сумнан артык акча җәлеп ителде. Фонд инвестпроектларга гына ярдәм күрсәтеп калмыйча, моношәһәрләрнең комплексы үсешен дә кайгырта.

"Ювентус" клубы лагере Сочида 17 июньга кадәр эшлиячәк. Анда Россиянең 319 моношәһәрләреннән нибары 3 бала гына бару бәхетенә иреште. Балалар анда Италия тренерлары белән очрашып, алардан алдынгы футбол уйнау серләренә өйрәнәчәкләр. Моннан тыш аларга әлеге курсларны тыңлап узу турында сертификат һәм "Ювентус" клубыннан бүләкләр дә тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев