Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмкәрләре Ижауга китә

6-11 сен­тябрь­дә Чал­лы эш­мә­кәр­лә­ре үз про­дук­ци­я­сен Ижау шә­һә­рен­дә тәкъ­дим итә­чәк. "#АЛ­ГА ТА­ТАРС­ТАН" клу­бы­на рес­пуб­ли­ка эш­мә­кәр­лә­ре дә ку­шы­ла. Ижау шә­һә­рен яу­лар­га биз­нес вә­кил­лә­ре яңа сос­тав­та ба­ра. Чит тө­бәк­ләр­дә мон­дый ча­ра­лар­ның бе­рен­че­се 21-27 июнь­дә Са­ма­ра өл­кә­се­нең Толь­ят­ти шә­һә­рен­дә уз­ды.

Әй­тер­гә ки­рәк, күр­ше тө­бәк­тә яшә­ү­че­лә­ре­без рес­пуб­ли­ка про­дук­ци­я­сен бик яра­тып ал­ган. Ә чәк-чәк, ка­зы­лык ке­бек мил­ли ри­зык­ла­ры­быз­га хәт­та чи­рат та бул­ган. Шу­ңа да мон­дый уңыш­лы тәҗ­ри­бә­не Чал­лы эш­мә­кәр­лә­ре тук­та­тыр­га җы­ен­мый.

Күч­мә яр­мин­кә­ләр Та­тар­стан эш­мә­кәр­лә­ре­нең үз ка­зан­на­рын­да гы­на кай­нап ят­ма­вы, ә баш­ка тө­бәк­ләр­дә­ге са­тып алу­чы­лар­га тәкъ­дим итәр­лек сый­фат­лы то­вар җи­теш­те­рү­ен күр­сә­тә. Яр­мин­кә кы­са­ла­рын­да Уд­мур­тия биз­нес вә­кил­лә­ре бе­лән "тү­гә­рәк өс­тәл" ләр оеш­ты­ры­ла­чак. Алар исә күр­ше тө­бәк­тә­ге пред­при­я­тие һәм оеш­ма­лар бе­лән хез­мәт­тәш­лек элем­тә­лә­рен ки­ңәй­тү­дә яр­дәм итә, ди­ләр ча­ра­ны оеш­ты­ру­чы­лар.
Ижау шә­һә­рен­дә үтә­чәк яр­мин­кә­дә кат­на­шыр өчен 31 ав­густ­ка ка­дәр га­ри­за би­рер­гә ки­рәк. Ан­да рес­пуб­ли­ка эш­мә­кәр­лә­ре үз про­дук­ци­я­лә­рен таш­ла­ма­лы шарт­лар­да са­та ала­чак. Күч­мә яр­мин­кә­ләр яр­дә­мен­дә җир­ле про­дук­ци­я­не са­ту өчен бө­тен Рос­сия буй­лап яңа ка­нал бул­ды­ры­ла.
Исе­гез­гә тө­ше­рә­без, "#АЛ­ГА ТА­ТАРС­ТАН" про­ек­ты Яр Чал­лы шә­һә­ре һәм "Ка­ма аръ­я­гы тө­бә­ге­нең Сә­ү­дә-сә­нә­гать па­ла­та­сы" та­ра­фын­нан Та­тар­стан про­дук­ци­я­сен үс­те­рү, Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се тө­бәк­лә­ре, Бер­ләш­кән дә­ү­ләт­ләр бер­ле­ген­дә та­ны­ту мак­са­тын­нан бар­лык­ка кил­гән иде. Әле­ге про­ект­ны га­мәл­гә ашы­ру мак­са­тын­нан шә­һә­ре­без­дә мак­сат­чан эш алып ба­ры­ла.

Зөл­фия ФО­А­ТО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев