Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы фонтанында геройларча һәлак булган Данилны искә алдылар

Россия 1" телеканалы ташыруында 9 октябрь көнне сүз үз гомерләрен аямыйча башкаларны үлемнән коткаручы кешеләр турында барды. Ташыруда Чаллыдан килгән Садыковлар гаиләсе дә катнашты. Сюжетта аларның уллары - Энтузиастлар бульварында фаҗигале рәвештә үлгән 5 сыйныф укучысы Данил турында сөйләделәр. 2012 елның 5 маенда Данил фонтанга егылып төшкән иптәше Андрей Чурбановны...

Россия 1" телеканалы ташыруында 9 октябрь көнне сүз үз гомерләрен аямыйча башкаларны үлемнән коткаручы кешеләр турында барды. Ташыруда Чаллыдан килгән Садыковлар гаиләсе дә катнашты.

Сюжетта аларның уллары - Энтузиастлар бульварында фаҗигале рәвештә үлгән 5 сыйныф укучысы Данил турында сөйләделәр.

2012 елның 5 маенда Данил фонтанга егылып төшкән иптәше Андрей Чурбановны коткара. Ләкин үзе ток сугу аркасында вафат була. Үзе дә, иптәше Андрей да ашыгыч рәвештә КДМЦга китерелә, тик кызганычка каршы табиблар Данилның гомерен саклап кала алмый.

«Безнең Данил һәрвакыт ярдәмгә килә белде, - дип искә ала газиз улын Наталья Садыкова. - Аннан башка бик авыр. Бернинди Батырлык ордены да улыбызны алыштыра, кире кайтара алмас. Бу зур фаҗига, күрәчәк булган күрәсең».
Шунысы да бик аяныч, Садыковлар һәм Чурбановлар гаиләсе бүген аралашмый. Ләкин Данилның әнисе барыбер Андрейның олыгайгач барысын да аңлаячагына, үзенең гомере белән кемгә рәхмәтле буласын төшенәчәгенә ышана.
http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X