Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы хакиме тавыш бирде

Чаллыда сайлаулар актив бара. Шәһәребезнең Үзәк сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда көндезге сәгать унга инде 12,15 процент кеше тавыш биргән. Алар арасында Чаллы хакиме Наил Мәһдиев та бар. Ул үзенең гражданлык бурычын үтәргә Чаллының 23 нче мәктәбендә урнашкан 2176 участогына килде.

"Сайлаулар - ул дәүләтебез тормышында иң мөһим чараларның берсе, чөнки ул безнең киләчәгебезне билгели, язмышыбызны хәл итә. Бу мөмкинлектән һәр сайлаучы файдаланырга тиеш. Сайлауларга битарафлык күрсәтмик", - дип теләк-тәкъдимнәрен ирештерде Чаллы хакиме.

Әйтергә кирәк, шәһәрдәшләребез Наил Мәһдиев белән теләктәш. Алар сайлау участокларына бертуктаусыз агыла. Көндезге сәгать уникегә инде шәһәребезнең Үзәк сайлау комиссиясе сайлаучылар хакында чираттагы мәгълүматны игълан итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X