Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы хастаханәсенә кыйммәтле аппарат бүләк иттеләр

Чаллы Кама балалар медицина үзәгендә ВТБ банкы тарафыннан оештырылган "Күз яшьләрсез дөнья" дип аталган хәйрия чарасы үтте. Программа кысаларында, ВТБ банкы әлеге медицина үзәгенең анестезиология һәм реанимация бүлекләренә 1 500 000 күләмендә ясалма сулыш аппараты бүләк итте.

"Бу бүлекләр әлеге аппаратка хактан да мохтаҗ иделәр. Бездә бүгенге көндә алар юк түгел, ләкин технологияләр, нинди генә булуына карамастан искерә, чөнки алар сәгатьләр генә түгел, тәүлекләр буе эшләргә мәҗбүр. Әлеге заманча технологияләр буенча ясалган аппарат, сабыйларның иминлеген тулаем тәэмин итә. Авыруны ясалма сулыш алу аппаратына берничә сәгатькә дә, берничә елга да тоташтырып була. Ул, сулыш алып булмаган иң аянычлы очракта да, суларга ярдәм итә, гомерне озынайта. Безнең Кама балалар медицина үзәгенә Чаллыдан гына түгел, ә якын-тирә район-шәһәрләрдән дә киләләр. Шуңа күрә, ясалма сулыш алу аппараты эшсез тормаячак, якын көннәрдә аны урнаштырачаклар", - диде баш табиб урынбасары Наговицина Наталья Михайловна.

Шулай ук, "Күз яшьләрсез дөнья" акция кысаларында ВТБ банкы зур бәйрәм дә оештырган. Россия каналында күрсәтелүче, барыбызга да таныш булган "Тыныч йокы, нәниләр!" тапшыруы геройлары Хрюша, Степашка һәм Каркуша белән берлектә танылган компазитор Владимир Щукин балаларны үзләренең җырлары, уеннары белән сөендерделәр, чын мәгънәсендә зур бәйрәм-тамаша күрсәттеләр. Балаларның бер урында гына утырып торырга мөмкинлекләре дә булмады, чөнки бәйрәмне оештыручылар белән алар интеллектуаль һәм физик яктан чыныктылар, һәрбер сабый үзенең талантын күрсәтергә ашыкты. Бәйрәмне оештыручыларның да, анда катнашучыларның да теләкләре бер һәм зур: Медицина үзәгендә тәрбияләнүче бала, нинди дәрәҗә авыруына карамастан, ярдәмгә мохтаҗ. Шуңа күрә, аларның күңелләрен күтәрү, хастаханәдә булмаган бәйрәм рухын булдыруны үзләренә бурыч итеп куйганнар. Болай да бар яктан да актив булган балалар, әлеге бәйрәмнән соң, һичшиксез, тагын да канатланып, үзләрен сәламәтрәк, бәхетлерәк итеп тоя башлаганнардыр.

Бәйрәм булгач, бүләкләрсез дә булмый. Чара тәмамлануга, һәрбер сабыйга төсле карандашлар һәм краскалар салынган матур сандыклар бүләк иттеләр.
Кама медицина үзәгендә дәваланучы балалар янына "КАМАЗ мастер" командасы пилоты Дмитрий Сотников та килгән иде.
"КАМАЗ-мастер" командасының ВТБ тарафыннан оештырыла торган әлеге акциягә өлеш кертүе инде традициягә керде. Ә быел акциянең үзебезнең Чаллы шәһәрендә үтүенә мин аеруча шат. Балалар - безнең якты киләчәгебез. Аларның сәламәтлеген кайгырту - безнең төп бурычыбыз. Шушы бурычыбызны үтәп, хәйрия акцияләрендә катнаша алуыбыз сөендерә. Үзебезнең команда исеменнән кечкенә генә булса да бүләкләр, сувенирлар тапшырабыз", - диде Дмитрий.

"Күз яшьләрсез дөнья" хәйрия программасы 2003 елдан, ВТБ банкы тарафыннан барлыкка килгән. Ул Россия балалар хастаханәләренә ярдәм күрсәтү өчен эшләнелгән. Анда теләге булган барлык дәвалау учреждениеләре дә катнаша ала. Моның өчен бары тик гариза гына җибәрергә кирәк. Шулай ук, һәр хастаханә нинди дарулар, җиһазлар һәм материаллар кирәк икәнен үзе сайлый.

ВТБның 14 ел дәвамында күрсәткән ярдәм суммасы, тулаем алганда, 300 миллионны тәшкил итә. Әлеге проект гамәлгә ашырылганнан бирле, 50 регионның 100 дән артык балалар хастаханәләренә ярдәм күрсәтелгән.

Эльвира Гайнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев