Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы хоккейчылары җиңү яулады

Курган шәһәрендә 9 декабрьдә узган командалар ярышында Чаллы хоккейчылары җирле "Юниор" командасын 3:2 исәбенә җиңде. 10 декабрьдә үткән икенче уенда "Чаллы" хоккей командасы янә үзен көчлерәк итеп күрсәтте. Ике команда да бозлы мәйданчыкта голлар феерасы ясады: чаллылылар башта 1 гол керткәч, тиз арада исәпне тигезләттеләр һәм алга да чыктылар.

Уенның икенче өлешендә чаллылылар тагын 3 шайба кертте, үз капкаларына исә берне үткәрделәр. Өченче периодта соңгы исәп - 5:8.
Безнең командада голларны Артем Кузнецов (ике тапкыр), Георгий Тукаев, Ринат Шәфигуллин, Айдар Ханнанов, Руслан Швецов, Дмитрий Кузнецов һәм Александр Мухин кертте. 13 һәм 14 нче декабрьдә чаллылылар Түбән Тагил шәһәрендә «Юниор-Спутник» командасы белән очрашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев