Чаллы хокук сакчылары – иң нәтиҗәле эшләүчеләр
Чаллы хокук сакчылары - иң нәтиҗәле эшләүчеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында республика территориясендә иң нәтиҗәле эшләгән полиция бүлекләрен билгеләделәр. Алар арасында шәһәребезнең "Автозаводский" полиция бүлеге дә бар. Ул Казан һәм Яр Чаллы гарнизоннары полиция бүлекләре арасында җиңүче дип табылды. "Автозаводский" полиция бүлеге хезмәткәрләре былтыр 668 җинаятьне ачкан. Традицион рәвештә,...
Чаллы хокук сакчылары - иң нәтиҗәле эшләүчеләр
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында республика территориясендә иң нәтиҗәле эшләгән полиция бүлекләрен билгеләделәр. Алар арасында шәһәребезнең "Автозаводский" полиция бүлеге дә бар. Ул Казан һәм Яр Чаллы гарнизоннары полиция бүлекләре арасында җиңүче дип табылды. "Автозаводский" полиция бүлеге хезмәткәрләре былтыр 668 җинаятьне ачкан.
Традицион рәвештә, нәтиҗәлелекне бәяләү 2 өлештән торган. Аның беренчесе 24 төп эшчәнлек юнәлеше, шул исәптән авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне ачу, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, җинаятьчеләрне һәм хәбәрсез югалганнарны эзләү һ.б. буенча эш нәтиҗәләре статистикасыннан гыйбарәт булган. Икенчесе бәяне ТР буенча ЭЭМ Аппаратының әйдәп баручы подразделениеләре җитәкчеләре биргән.
Иң яхшылар арасында Әлмәт, Тукай һәм Менделеевск районнары полиция бүлекләре дә бар. Дипломнарны һәм күчмә мактау билгеләрен иң көчле подразделениеләр җитәкчеләре ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин кулыннан ведомствоның коллегия утырышында алды. Министр аларны тәбрикләп, ирешелгән уңышлар - халык ышанычын яулаган бердәм коллективларның җайга салынган эше нәтиҗәсе, дип билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев