Чаллы кәгазе дөньякүләм танылды
Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты, үз продукциясенең сыйфаты буенча, илкүләм алдынгы компанияләр исемлегенә кертелде. Мәгълүм булганча, узган елда компаниядә картон ясый торган машина яңартылды. Нәтиҗәдә, биредә җитештерелүче продукциянең сыйфаты бермә-бер артты.
Австриянең «Andritz» компаниясе үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча, кәгазьнең механик тыгызлыгы югары дәрәҗәдә дип табылган. Белгечләр шулай ук Америка, Европа илләрендә, Кытай компанияләрендә дә тикшерүләр үткәргән булган. Чаллы предприятиесе исә алар арасында 3-4 урынга чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев