Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ЧАЛЛЫ КҮГЕНДӘ СӘЕР ЯКТЫЛЫК: НӘРСӘ БУЛДЫ БУ?

Социаль челтәрләрдә раштуа төнендә булган сәер яктылыкның нәрсә икәнен ачыкларга тырышалар. Шаһитлар әйтүенчә, яктылык вакытында һава дулкыны да сизелгән. Бу хәл бүген, җиденче гыйнварда 0.20 минутта була. Яктылыкны Татарстанның көнчыгыш районнарында - Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Чистайда яшәүчеләр дә күргән. «ВКонтакте»да бу күренешнең Киров өлкәсе Нократ Аланы шәһәрендә дә...

Социаль челтәрләрдә раштуа төнендә булган сәер яктылыкның нәрсә икәнен ачыкларга тырышалар. Шаһитлар әйтүенчә, яктылык вакытында һава дулкыны да сизелгән. Бу хәл бүген, җиденче гыйнварда 0.20 минутта була. Яктылыкны Татарстанның көнчыгыш районнарында - Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Чистайда яшәүчеләр дә күргән. «ВКонтакте»да бу күренешнең Киров өлкәсе Нократ Аланы шәһәрендә дә күзәтелүе әйтелә. «Ап-ак күк йөзен күрдем». «Салют аталар дип уйлаган идем, бер генә тапкыр булды. Салют булмаган икән», - дип яза кулланучылар. Күп шәһәрләрдә берьюлы булганлыктан, бу метеорит дип фаразлаучылар да бар. Удмуртиядә яшәүчеләр тәрәзәләр зыңгылдаганы турында яза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев