Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кибетләрендә – тыелган китаплар

Чаллыда хокук саклау хезмәткәрләре китап кибетләреннән халыкка сату тыелган китапларны җыеп алалар. Дүрт сәүдә ноктасыннан инде барлыгы шундый 24 данә китап табылган. Аларда наркотиклар куллану, исерткеч эчемлекләр эчү, көчләү, кеше үтерүләр уңай күренеш буларак тасвирланган. "Тәҗрибәсез укучы китапта тасвирланган вакыйгаларны персонаж кичергән авырлыклар буларак кына да аңларга мөмкин. Әмма психологлар...

Чаллыда хокук саклау хезмәткәрләре китап кибетләреннән халыкка сату тыелган китапларны җыеп алалар. Дүрт сәүдә ноктасыннан инде барлыгы шундый 24 данә китап табылган. Аларда наркотиклар куллану, исерткеч эчемлекләр эчү, көчләү, кеше үтерүләр уңай күренеш буларак тасвирланган. "Тәҗрибәсез укучы китапта тасвирланган вакыйгаларны персонаж кичергән авырлыклар буларак кына да аңларга мөмкин. Әмма психологлар һәм әдәбият белгечләре китапның эчтәлеге белән танышып чыкканнан соң, башка фикергә килгәннәр. Әсәрнең сюжеты, язылу рәвеше укучыны хокук бозуларга этәрә, хәтта үз-үзенә кул салырга өнди икән. "Балаларны аларның сәламәтлекләренә һәм үсешенә зыян сала торган мәгълүматлардан саклау турында"гы федераль канунны бозган мәгълүматлар да бар", дип хәбәр итә эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте. Моңа өстәп, әлеге китаплар "16 яшьтән өлкәннәр өчен" канун кысаларына да җавап бирми дип табылган.

Китап берничә мең тираж белән басылган булган. Шуның бер өлеше Чаллыга да китеп җиткән. Моның буенча барлык мәгълүматлар да прокуратурага тапшырылачак һәм тикшерү үткәреләчәк. Шулай ук китапны тарату белән шөгыльләнгән интернеттагы сайтларны да ябу планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев