Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы коткаручылары адашкан пошины урманга илткән

Чаллы коткаручылары урманда адашкан ана пошины коткару эшендә катнашты. Аны Тукай районы урманына илтеп куйдылар. Бу хакта 6 нчы номерлы зональ эзләү-коткару төркемендә хәбәр иттеләр.

Бүген 9 сәгать 30 минутта ашыгыч хезмәтләрне чакыру 112 бердәм номерына Яр Чаллының ЗЯБ бистәсендәге "Эссен" гипермаркеты янында юлны кисеп чыккан поши турында хәбәр итәләр. Урман хайваны шәһәрнең бу районындагы дача ширкәтенә таба юл тота. Аның Чаллыда күренүе турында автокаланың социаль челтәрдәге төркемнәрендә фикер алыша башлыйлар. Мәсәлән, кайберәүләр көз көне пошилар үзләренә пар эзләве турында яза, бу чорда алар сакчыллыгын югалта һәм агрессив була, дип тә язалар.
Шуннан соң 112 номерына тагын берничә, шул исәптән Комсомол районы хакимиятеннән дә, шалтырату керә - хайванны шәһәр тирәлегеннән чыгару үтенече җиткерелә.
"Пошины тоту операциясендә 6 нчы зональ эзләү-коткару төркеменнән кала, янгын сүндерүчеләр һәм ветеринарлар да катнаша. Хәбәр ителгәнчә, тотылган ана пошига 2 яшь була, ул куркуыннан кая барырга белмичә аптырап йөри. Ветеринар хайванның хәрәкәтләрен чикләү өчен транквилизатор кадый һәм шуннан соң аны, кран ярдәмендә "ГАЗель" машинасына салып, Комсомолец бистәсе янынданы урманга илтеп куя.
Эльвира Мөхәммәтдинова, http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев