Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кышка әзерләнә

Чаллының предприятиеләре кышка әзерләнә башлады. 5 көн дәвамында температура +8 тан ким булса, социаль учреждениеләргә, торак йортлар җылылык бирелә. Автомобиль юллары предприятиесе исә урамнарны кардан чистарту өчен техниканы әзерли. Бүгенге көндә кар җыю техникасы паркы төзәтелгән-яңартылган.

Проспектларны һәм җәяүлеләр юлын чистарту өчен 157 техника әзерләнгән. Аның 136сы махсуслашкан машиналар. Моннан тыш, колоннада эшләргә щеткалар белән җиһазланган 31 КАМАЗ һәм ЗИЛ машинасы булдырылган. Бозлавыкка каршы көрәшү өчен 5 100 тонна ком һәм 352 тонна техник тоз әзерләнгән. Юлларны бозлавыктан чистартуда сыек реагент та кулланыла.

Яр Чаллы муниципаль берәмлеге чикләрендәге М-7 федераль юлын "Камдорстрой тресты" ябык акционерлык җәмгыяте тәртиптә тота. Кышкы юлларны чистарту өчен биредә 14 махсус техника бар.

Ә торак районнарга махсус техниканы кертергә уңайлыкларны торак оешмалары тудыра. Алар да ишек алларын кардан чистартуга бүгеннән әзерләнәләр. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда кар җыю өчен махсус техника алып тору һәм техниканы өзлексез рәвештә ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү турында килешүләр төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев