Шəhри Чаллы

Чаллы кызы Артекта Татарстан данын яклаячак

Яшь сәнгатьле сөйләм осталарының "Живая классика" бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабында Чаллы кызы Мәликә Шәрипова җиңү яулады. Май аенда ул бәйгенең Артекта үтәчәк йомгаклау этабында Татарстан данын яклаячак. Мәликә М.Вахитов исемендәге 2нче гимназиянең 7нче сыйныфында укый. 18нче мәктәп базасында эшләүче Балалар театр мәктәбендә шөгыльләнә. "Бик актив, тырыш, гел яхшылыкка омтылучы кыз...

Яшь сәнгатьле сөйләм осталарының "Живая классика" бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабында Чаллы кызы Мәликә Шәрипова җиңү яулады. Май аенда ул бәйгенең Артекта үтәчәк йомгаклау этабында Татарстан данын яклаячак.

Мәликә М.Вахитов исемендәге 2нче гимназиянең 7нче сыйныфында укый. 18нче мәктәп базасында эшләүче Балалар театр мәктәбендә шөгыльләнә. "Бик актив, тырыш, гел яхшылыкка омтылучы кыз ул Мәликәбез. Укуда да алдынгы, җәмәгать эшләрендә дә актив, бәйге-конкурсларда катнашырга да вакыт таба", - ди рус теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Зухурова соклануын яшермичә.

Сокланырлык та шул. Кечкенәдән үк сәнгатьле сөйләме, сәхнәдә үз-үзен табигый тотуы белән шаккатырган Мәликәнең төрле бәйгеләрдә җиңүе гайре табигый хәл түгел. Туктаусыз эзләнү, үз өстендә эшләү, тырышлык, максатына ирешү - Мәликә Шәрипованың холкына хас сыйфатлар.

Унөч яшьлек кызның сәнгатьтәге җиңүләрен тиз генә санап чыгу мөмкин дә түгел. Әле февраль аенда гына ул "Пой! Танцуй! Зажигай!" шәһәр бәйгесендә җиңү яулады. "Живая классика" бөтенроссия бәйгесенең мәктәп шәһәр этаплары бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап, алдагы бәйгегә үтте.

Бәйгенең төбәк турында Татарстанның 30 шәһәр һәм районыннан муниципаль этапларда җиңү яулаган 110 сәнгатьле сөйләм остасы катнашкан. Төбәк конкурсының ике турында да Мәликә уңышлы чыгыш ясаган. Ул Сергей Седовның "Сказка про дворника" әсәре белән чыгыш ясап, миллион сум акча тапкан ишек алды җыештыручыны тасвирлап биргән.

Хәзер Мәликәне бәйгенең йомгаклау этабы көтә. Анда катнашу мәртәбәле дә, шул ук вакытта җаваплы да. Мәртәбәле, чөнки бөтен ил буенча 2 миллион мәктәп баласы катнашкан бәйгенең соңгы этабына бара ул. Җаваплы, чөнки Татарстаныбыз данын яклый. Уңышлар юлдаш булсын милләттәшебезгә.

Илгизә ЛОТФУЛЛИНА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: