Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызы – Европада беренче

Идел буе спорт һәм туризм академиясенең Яр Чаллы филиалы студенты Лилия Низамова синхронлы йөзү буенча Россия җыелмасы составында төркемле күнегүләрдә Европа чемпионы булды. Россия кызлары 189,7601 балл белән Украина һәм Испания җыелмаларыннан өстен чыкты. "Мин Лилия өчен бик шат, - ди синхронлы йөзү буенча ТР җыелма командасының баш тренеры Нинель...

Идел буе спорт һәм туризм академиясенең Яр Чаллы филиалы студенты Лилия Низамова синхронлы йөзү буенча Россия җыелмасы составында төркемле күнегүләрдә Европа чемпионы булды. Россия кызлары 189,7601 балл белән Украина һәм Испания җыелмаларыннан өстен чыкты.

"Мин Лилия өчен бик шат, - ди синхронлы йөзү буенча ТР җыелма командасының баш тренеры Нинель Кожедуб. - Ул синхронлы йөзү олимпына озак күтәрелде. Аның юлы җиңел булмады, әмма Лилия барыбызга да үзенең үҗәтлеген, тырышлыгын күрсәтте. Без һәрвакыт аның белән телефоннан элемтәдә булып, дәртләндереп тордык. Хәзер барысы да арыган һәм бу аңлашыла да, Германиядә әлеге чемпионатта яңа элементлар һәм хөкемдарлыкта яңа кагыйдәләр сыналды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X