Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызы спорт йолдызы

Чаллы кызы Александра Гыймалетдинова дзюдо буенча Европа чемпионатында 21 яшьлекләр арасында бронза медаль иясе булды. Ярышлар Испаниянең Малага каласында үтте. Шәһәрдәшебез дзюдо серләренә "Олимпиский" спорт комплексында кечкенәдән шөгелләнә башлый. Шәһәребездә һәм республикабызда үткәрелгән ярышларда дәрәҗәле урыннарга лаек булган спортчы ул. Хәзер Александрага 20 яшь, Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм...

Чаллы кызы Александра Гыймалетдинова дзюдо буенча Европа чемпионатында 21 яшьлекләр арасында бронза медаль иясе булды. Ярышлар Испаниянең Малага каласында үтте. Шәһәрдәшебез дзюдо серләренә "Олимпиский" спорт комплексында кечкенәдән шөгелләнә башлый. Шәһәребездә һәм республикабызда үткәрелгән ярышларда дәрәҗәле урыннарга лаек булган спортчы ул. Хәзер Александрага 20 яшь, Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясмендә белем ала. Испаниядәге җиңүе аның туган көнендә булды. Без якташыбызны ихлас күңелдән тәбрик итәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев