Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Җәмигъ мәчетен кабат төзи башладылар

Чаллы шәһәре хакимияте янында 20 елдан артык төзелми яткан Җәмигъ мәчетен төзи башладылар. Быелгы сезонда аның җир асты өлешен төзеп бетерү бурычы куела. Планда18 млн. 950 мең сумлык эш башкару каралган. Чаллы мөхтәсибәтендә имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфуллин , Җәмигъ мәчете төзелешенә финанс ярдәме күрсәтү фонды җитәкчесе Уел Хөсәенов һәм "Стройтраст"...

Чаллы шәһәре хакимияте янында 20 елдан артык төзелми яткан Җәмигъ мәчетен төзи башладылар. Быелгы сезонда аның җир асты өлешен төзеп бетерү бурычы куела. Планда18 млн. 950 мең сумлык эш башкару каралган.

Чаллы мөхтәсибәтендә имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфуллин , Җәмигъ мәчете төзелешенә финанс ярдәме күрсәтү фонды җитәкчесе Уел Хөсәенов һәм "Стройтраст" җәмгыяте генераль директоры Раил Миннегалиев шул хактагы килешүгә кул куйдылар. Уел Галим улы әйтүенчә, кышкы чорда төзелешкә әзерлек алып барылган, җитәрлек күләмдә арматуралар сатып алынган, төзелешкә әзерлек буенча тиешле тикшерүләр уздырылган. Мәчетне биш ел эчендә төзеп бетереп файдалануга тапшыру күз алдында тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев