Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы оешмалары “Россиянең иң яхшы 100 товары -2016" исемлегендә

"Россиянең иң яхшы 100 товары" Бөтенроссия бәйгесенең лауреатлары һәм дипломантлары билгеле булды. Әлеге исемлекләрдә Яр Чаллы оешмалары да бар. Исегезгә төшерәбез, әлеге бәйге азык-төлек товарлары һәм хезмәт күрсәтү юнәлешләре буенча үткәрелә. Аның максаты - предприятиеләргә заманча икътисадый шартларда, гамәлдәге техник регламентлар һәм "Техник җайга салу" Федераль Закон кысаларында, товар һәм...

"Татарстан Республикасының стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт региональ үзәге"нең сайтында "Россиянең иң яхшы 100 товары" 2016 бәйгесенең лауреатлары һәм дипломантлары исемлеге эленде. Аларда шәһәребезнең оешмалары да урын алган. Лауреатлар исемлегенә "Чаллы-бройлер"ҖЧҖ, "Ресторан Круглый стол" ҖЧҖсы, Яр Чаллының ветераннар өчен госпитале кертелгән. Дипломантлар - "Славица" туңдырма фабрикасы" ҖЧҖсы, Яр Чаллының 5 нче санлы хастаханәсе, инфекцион хастаханәсе, МУП "ПАД" бар. Алар Лауреат һәм Дипломант дипломнары белән бүләкләнә. Шулай ук "Россиянең иң яхшы 100 товары" Программасының логотипын да урнаштыру хокукына ия була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X