Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы педагоглары сынатмады

Шә­һә­ре­без­дә ба­ла­лар­га тәр­бия һәм өс­тә­мә бе­лем би­рү өл­кә­сен­дә эш­ләү­че пе­да­гог­лар үз­лә­ре ара­сын­нан иң-иң­нәр­не ачык­ла­ды­лар. Әле­ге ча­ра "Ел укы­ту­чы­сы" кон­кур­сы кы­са­ла­рын­да үт­те. Ярыш­лар өч этап­та (му­ни­ци­паль, зо­на һәм рес­пуб­ли­ка) уз­ды. "Иң ях­шы" исе­ме өчен өс­тә­мә бе­лем би­рү уч­реж­де­ни­е­лә­ре пе­да­гог-оеш­ты­ру­чы­ла­ры, пе­да­гог­лар, сый­ныф җи­тәк­че­лә­ре кө­рәш­те.

Кон­кур­ста бе­рен­че тап­кыр мә­га­риф бү­ле­ге баш­лык­ла­ры урын­ба­сар­ла­ры һәм мәк­тәп ди­рек­тор­ла­ры урын­ба­сар­ла­ры да кат­наш­ты. Та­тар­стан­ның төр­ле шә­һәр ра­йон­на­рын­нан әле­ге ча­ра­да бар­лы­гы 89 ке­ше көч сы­наш­ты. Фи­нал­га ике көн ка­ла пе­да­гог­лар­га бер­ни­чә би­рем үтәр­гә ки­рәк иде. Бе­рен­че этап­та алар үз­лә­рен, ә икен­че­сен­дә чит ба­ла­лар бе­лән класс­тан тыш ча­ра күр­сәт­те­ләр. Өчен­че­сен­дә 45 ми­нут эчен­дә ата-ана­лар җы­е­лы­шы үт­кә­рү за­рур иде.

Бәй­ге­дә­ге 5 но­ми­на­ци­я­дә Чал­лы­лы­лар да ос­та­лык­ла­рын күр­сәт­те. 44нче мәк­тәп­нең та­рих һәм җәм­гы­я­те бе­ле­ме укы­ту­чы­сы Ил­дар Иш­ма­нов "Сый­ныф җи­тәк­че­се" но­ми­на­ци­я­сен­дә икен­че урын яу­ла­ды. 14нчы ДЮШ пе­да­го­гы Юлия Кру­ти­ко­ва "Өс­тә­мә бе­лем пе­да­гог­ла­ры" но­ми­на­ци­я­сен­дә икен­че, 35 мәк­тәп­нең пе­да­гог-оеш­ты­ру­чы­сы На­талья Ту­то­ва өчен­че урын­га чык­ты. 15нче мәк­тәп­нең тәр­бия эш­лә­ре бу­ен­ча ди­рек­тор урын­ба­са­ры Ири­на Следь "Тәр­бия эш­лә­ре бу­ен­ча иң ях­шы ди­рек­тор урын­ба­са­ры" дип та­был­ды.

Җи­ңү­че­ләр­не кот­лар­га ТР Мә­га­риф ми­нис­т­ры Эн­гель Фәт­та­хов та кил­гән иде. Ул үзе­нең чы­гы­шын­да рес­пуб­ли­ка­да өс­тә­мә бе­лем би­рү өл­кә­сен­дә үз эш­лә­ре­нең ос­та­ла­ры эш­лә­вен бил­ге­ләп үт­те. Һәм алар­ның тиз­дән хез­мәт ха­кы ар­туы ту­рын­да­гы хә­бәр­не җит­ке­реп, сө­ен­дер­де.

Зөл­фия ГА­ЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X