Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Чаллы пенсионерларын компьютерда эшләргә өйрәтү курсларына чакыралар

    Кичә Чаллыда быелгы уку елында соңгысы булган компьютер грамотасына өйрәтү төркеме ачылды. Бу уку "Россия пенсионерлары Берләшмәсе" иҗтимагый оешмасы һәм РФ Пенсия фондының "Өченче буын университеты" проекты кысаларында үткәрелә. Тукай районында яшәүче пенсионерлар да бу проектта катнаша ала, ягъни компьютерда эшләргә бушлай өйрәнергә мөмкин. Шунысы мөһим ­- уку шәһәрдә түгел,...

    Кичә Чаллыда быелгы уку елында соңгысы булган компьютер грамотасына өйрәтү төркеме ачылды. Бу уку "Россия пенсионерлары Берләшмәсе" иҗтимагый оешмасы һәм РФ Пенсия фондының "Өченче буын университеты" проекты кысаларында үткәрелә.

    Тукай районында яшәүче пенсионерлар да бу проектта катнаша ала, ягъни компьютерда эшләргә бушлай өйрәнергә мөмкин. Шунысы мөһим ­- уку шәһәрдә түгел, районда барачак. Укулар үткәрелсен өчен 15 тән дә ким булмаган санда кешеләр җыелуы шарт. Киләсе курслар 2015 елның көзендә башлана. Ә төркемнәр хәзер үк формалаша. Теләге булганнарга май аена кадәр үз авыл җирлегендәге ветераннар Советына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

    "Якты юл"

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: