Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

Яңалыклар тасмасы

Чаллы Питрау бәйрәменә әзерләнә

Чаллы керәшеннәре җәмгыяте идарәсенең чираттагы утырышы узды. Көн тәртибенең төп соравы итеп, Питрау бәйрәмен кайчан, кайда үткәрү мәсьәләсе каралды. Быел Чаллыда Питрау бәйрәменең егерме бишенче тапкыр оештырылуын, масштабы зураюын искә алып, бәйрәмне Мәйданда (төп Сабантуй үткәрелә торган җирдә) үткәрергә кирәк, дигән карарга киленде. Датасы да, башка еллардагыга караганда соңракка -...

Бәйрәмгә Татарстанның берничә районыннан, Башкортстаннан, Чиләбе өлкәсе Нагайбак районыннан, Самара өлкәсеннән фольклор ансамбльләре киләчәк. Чаллы "Карендәшләр"е, "Җанагайлар"ы исә - бәйрәмнең хуҗалары булачак.

Авыл тормышында Питрау аеруча мөһим, үзенчәлекле, чөнки бәйрәмнән соң эш арта, печән әзерләүгә керешелә. Халык юкка гына, басуда тырышып эшләү өчен башта яхшы итеп бәйрәм ит, күңел ач, димәгән. Бу көнне су коену белән бәйле чаралар тәмамлана, җәйнең уртасы җитә. Бездә чананы - җәйдән, арбаны кышын әзерлә, диләр. Ә җәй исә авыл халкы өчен генә түгел, шәһәрдә яшәүчеләр өчен дә көзге-кышкы сезонга әзерлек чоры.

Иң күңелле бәйрәмебез - Питрауга килми калмагыз. Туганнарыгыз, күршеләрегез, кунакларыгызны да ияртергә онытмагыз. Питрау шәп булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев