Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы һәрдаим алгарышта

Илдә, республика икътисадында киеренке хәл саклануга карамастан, Чаллыбыз һәрдаим үсештә. Берсеннән-берсе матур торак йортлар, спорт комплекслары төзелә, мәктәпләр һәм балалар бакчалары сафка баса. Гомумән, һәр яңа проект шәһәр халкының яшәешен яхшыртуга, бүгенгесен тотрыклы, иртәгәсен өметле итүгә юнәлтелгән. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында Чаллының социаль-икътисади үсеш йомгаклары шул хакта сөйли. Соңгы елларда...

Илдә, республика икътисадында киеренке хәл саклануга карамастан, Чаллыбыз һәрдаим үсештә. Берсеннән-берсе матур торак йортлар, спорт комплекслары төзелә, мәктәпләр һәм балалар бакчалары сафка баса. Гомумән, һәр яңа проект шәһәр халкының яшәешен яхшыртуга, бүгенгесен тотрыклы, иртәгәсен өметле итүгә юнәлтелгән. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында Чаллының социаль-икътисади үсеш йомгаклары шул хакта сөйли.

Соңгы елларда Чаллыбызның үсешен саннарга күчерсәк, алар, чыннан да, инандырырлык. Иң мөһиме, халык саны арта һәм бүген шәһәребездә 524 меңнән артык кеше яши. Чагыштыру өчен, 2011 елда әлеге күрсәткеч 513 мең 773не тәшкил иткән. 2015 ел башыннан бүгенге көнгә кадәр шәһәребездә 3 845 сабый дөньяга килде. Бу нисбәттән, республиканың визиткасы булган социаль ипотека программасы демографияне үстерүдә хәлиткеч роль уйнады. Шушы гомер эчендә 100 меңләгән яшь гаиләләр торак шартларын яхшыртты. Агымдагы елның беренче ярты елында гына шәһәребездә 105,6 мен кв. метр, шул исәптән, социаль ипотека буенча 18,5 мең кв. метр торак мәйдан файдалануга тапшырылды. Гомумән, узган ярты елда әлеге программага кергән 209 гаилә өр-яңа фатирларга урнашты. Шулай ук 23 Бөек Ватан сугышы ветераны торак белән тәэмин ителде. Торак фондын капиталь төзекләндерүнең дә тукталганы юк. Быелгы программага 144 күп фатирлы йорт керде. Гомуми чыгымнар суммасы 1,1 млрд сум тәшкил итәчәген исәпкә алсак, социаль инфраструктураны яхшыртуга республика һәм шәһәр хакимияте тарафыннан нинди зур игътибар бирелүен күзалларга була.

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, агымдагы елда объектларны капиталь төзекләндерү буенча федераль һәм республика программалары кысаларында, Чаллыга 5 млрд сум җәлеп ителде. Әлеге акчаларга 6 балалар бакчасы (икесе сафка басты), Элеватор тавында фельдшер-акушерлык пункты төзү, КАМАЗ стадионын, "Яр Чаллы" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбен, Сөембикә проспектын һәм шәһәр автомобиль юлларын төзекләндерү һ.б. эшләрне башкару күздә тотыла. Парклар һәм скверларны тәртипкә кертү, ял итү өчен заманча уңайлы шартлар тудыру буенча да махсус программа расланды. Башкарылганнар да саллы. Кыска гына вакыт эчендә 6 мәктәп бинасы , Кама медицина үзәгенең "Г" блогы, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе, 5 яшүсмерләр клубы яңартылды.

Сүз дә юк, ил икътисадына сизелерлек зыян салган эчке һәм тышкы тәэсирләр шәһәребез эшчәнлегендә дә чагылыш тапмый калмады. Чаллының бюджетын хасил итүче сәнәгать предприятиеләренең, иң мөһиме, "КАМАЗ" ның эшчәнлегендә өзеклек килеп туды. Узган ярты ел эчендә генә сәнәгать продукциясе җитештерү индексы - 70,6%ка кимеде. Әйтик, 2014 елның әлеге чоры белән чагыштырганда, йөк автомобильләре 42%ка азрак җыелды һәм нибары 11 228 данә тәшкил итте. Нәтиҗәдә, бүген заводтагы 21,4 мең кеше яртылаш мәшгульлек режимында эшли. Бу нисбәттән, эшчеләргә ярдәм итү максатында, республика һәм акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге тарафыннан 997,5 млн сум җәлеп ителде. Әлеге акчалар исәбенә 23 700 кеше вакытлыча эш белән тәэмин ителде, 1917 кеше һөнәри белем алуга кереште. Ләкин бу ярдәм диңгездәге тамчыга тиң. Чөнки гаиләләрен тулысынча тәэмин итү өчен, камазлыларга тотрыклы җитештерү һәм реализацияләү базары кирәк. Әллә нигә бер өстән "төшкән" заказлар белән генә заводны күтәреп булмый.

Хәер, чит ил компанияләре КАМАЗ белән бүген дә кызыксына. Әйтик, җиңел автомобильләр җитештерүгә йөз тоткан Форд Соллерс компаниясе әле безнең шәһәрдәге эшчәнлеген туктатырга уйламый. 3 июньдә биредә Форд Фиеста автомобильләрен җыю башланды. Нәтиҗәдә 200 кеше эш урыннары белән тәэмин ителде.

Шулай ук сәнәгать һәм индустрия мәйданчыкларын үстерү буенча җитди эш бара. КИП "Мастер" җәмгыятенең бишенче чиратында Кытай компаниясе Haier һәм төрек компаниясе "Колуман РУС" катнашында әзерлек эшләре башланды. 2015 елның башыннан Гарәп Әмирлекләре, Германия, Польша, Төркия, Англиядән килгән эшмәкәрләр Чаллы белән танышып, тәгаен генә тәкъдимнәр белән дә чыктылар. 11 июньдә безнең шәһәр белән төрек шәһәре KAZAN арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру турында килешү төзелде.

Сүз дә юк, боларның барысына да сөенергә кирәктер. Чөнки дөньяви сәүдә базары үзара хезмәттәшлеккә корылган. Ә тигез хокуклы сәүдә өчен югары көндәшлеккә тиң булырдай товарың булу мөһим. Шуңа күрә үз җитештерү базаларыбызны эшләтеп җибәрәсе, инвестицияләрне үз товарыбызга җәлеп итәсе иде. Һәм, ниһаять, күбрәк үз товарыбыз белән мактанасы иде! Социаль-икътисадый үсешне тәэмин итүнең иң мөһим алшарты бу.

Рәзинә Насыйбуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев