Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы “Үрмәкүч-кеше”се 83 метрга менеп җитәрме?

Чаллы уртасындагы биек бина - "Түбәтәй"не белмәгән кеше юктыр. Аның биеклеге 83 метр. Менә шуның фасады буйлап арканнарга тотынып Евгений Колдун атлы "Үрмәкүч-кеше" түбәгә кадәр менәчәк. Аның өстендә нәкъ менә фильмдагы "Үрмәкүч-кеше" костюмы булачак. Икенче төрле шушы ысул белән биеклекләргә менүчеләрне роупджампер дип атыйлар. Шоу-тамаша 14 июль көнне кичке алтынчы...

Чаллы уртасындагы биек бина - "Түбәтәй"не белмәгән кеше юктыр. Аның биеклеге 83 метр. Менә шуның фасады буйлап арканнарга тотынып Евгений Колдун атлы "Үрмәкүч-кеше" түбәгә кадәр менәчәк.

Аның өстендә нәкъ менә фильмдагы "Үрмәкүч-кеше" костюмы булачак. Икенче төрле шушы ысул белән биеклекләргә менүчеләрне роупджампер дип атыйлар. Шоу-тамаша 14 июль көнне кичке алтынчы яртыда башлана. "Үрмәкүч-кеше" үрмәләгән вакытта иң шәп селфи төшерүчегә биек бинаның җитәкчелеге түбәгә менеп шәһәрне хозур кылу өчен сертификат бүләк итәчәк. Шунысы кызыклы Чаллы тарихында беренче тапкыр йорт стенасы буйлап үрмәләүчене карарга бик күп халык җыелачак, тамашаны күрергә күрше Алабуга, Түбән Кама, Минзәлә, Менделеевск калаларыннан да киләчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев