Чаллы спортчылары уңыш казанды
Казанда спортның катнаш көрәш төрләре буенча Татарстан чемпионаты булды. Анда Чаллы данын 8 спортчы яклады. Ике тапкыр Татарстан чемпионы булган Ришат Харисов 61 килограммга кадәр авырлыктагылар арасында бу юлы икенче урынны алды. Ә 93 килограммлы пәһлеваннар арасында Илнур Сәмигуллин (рәсемдә) җиңүче булды. Узган ел студентлар арасында Россия чемпионы дәрәҗәсенә ирешкән...
Казанда спортның катнаш көрәш төрләре буенча Татарстан чемпионаты булды.
Анда Чаллы данын 8 спортчы яклады. Ике тапкыр Татарстан чемпионы булган Ришат Харисов 61 килограммга кадәр авырлыктагылар арасында бу юлы икенче урынны алды. Ә 93 килограммлы пәһлеваннар арасында Илнур Сәмигуллин (рәсемдә) җиңүче булды. Узган ел студентлар арасында Россия чемпионы дәрәҗәсенә ирешкән Илнурга 2015 елдагы уңышлары өчен диплом да тапшырылды. Чаллының "Алтын Урда" командасы беренче урынны яулады. Финалга чыккан спортчылар Йошкар-Олада узачак Идел буе федераль округы чемпионатында республика данын яклаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев