Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы студентлары Россия бәйгесендә катнаша

Чаллыда WorldSkills Russia бәйгесенең беренче шәһәр этабы башланды. WorldSkills Russia халыкара хәрәктенең максаты - эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен арттыру максатыннан оештырыла. Быел Россиядә беренче тапкыр бәйге программасына укытучы һөнәре дә кертелде. Бу уңайдан Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында 3 көн дәвамында иң яхшы укытучыны сайлау буенча бәйге бара.

Әлеге мәртәбәле бәйгедә ЧДПУдан 6 студент та катнаша. Аларның иң лаеклысы Мәскәүдә Чаллы данын яклаячак. ЧДПУның фәнни-тикшерү секторы башлыгы Ольга Репина әйтүенчә, бәйгедә катнашучылардан укучылар, ата-аналар, хезмәттәшләре белән эшләүдә осталыкларын күрсәтергә, шулай ук булачак укытучылар дәрес күрсәтергә дә тиешләр.

IV курс студенты Кирилл Кирушный үзенең фикерләре белән уртаклашып: "Бәйгегә ныклап әзерләндек. Универистетның кадрлар әзерләү мәсьәләсен лаеклы күрсәтү өчен безгә төрле дәресләр үткәрделәр", - диде.

WorldSkills Russia бәйгесендә Россиянең 7 педагогия югары уку йорты студентлары катнаша. 3 көндә алар 4 этапны узып, мәктәп тормышына кагылышлы төрле хәлләрдән чыгу юлларын күрсәтергә тиешләр.

МДПУның психология фәннәре кандидаты, бәйгенең баш эксперты Ольга Айгунова: "Дүртенче этап һөнәри коммуникация белән бәйле. Конкурсантлар ата-аналар белән модельле ситуациядә аралашалар, коллектив педагогик җыелыш үткәрәләр", - ди.

Россия күләм мәртәбәле бәйгедә Чаллы студентлары уңышлы чыгыш ясарлар дип ышанасы килә.

Зөлфия ИСЛӘЙЛЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев