Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табиблары тәҗрибәсен өйрәнергә килделәр

Чаллыга Белгород өлкәсеннән бер төркем табиблар килде. Коллегаларын аларны шәһәрнең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе белгечләре үз эш тәҗрибәләре белән таныштырдылар. Визитның максаты - Белгород өлкәсе делегатларының Чаллы хастаханәсенең ашыгыч һәм югары технологияле медицина ярдәмен өйрәнеп үзләрендә безнең дәвалау алымнарын куллану, киләчәктә элемтәләрне яхшыртып хезмәттәшлек итү. Кунакларга хастаханәнең эш принципларын күрсәттерәр....

Чаллыга Белгород өлкәсеннән бер төркем табиблар килде. Коллегаларын аларны шәһәрнең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе белгечләре үз эш тәҗрибәләре белән таныштырдылар. Визитның максаты - Белгород өлкәсе делегатларының Чаллы хастаханәсенең ашыгыч һәм югары технологияле медицина ярдәмен өйрәнеп үзләрендә безнең дәвалау алымнарын куллану, киләчәктә элемтәләрне яхшыртып хезмәттәшлек итү.

Кунакларга хастаханәнең эш принципларын күрсәттерәр. Коллегаларны госпитализация логистикасы, кергәндә бүленеш агымнары, ашыгыч медицина ярдәме күрсәткәндә диагностика алу һәм аның күләме тәҗрибәсе белән таныштырдалыр.
"Без клиниканың югары эшчәнлек тәҗрибәсендә инандык, бу турыда ишеткән идек инде. Һичшиксез, тәкъдим ителә торган мондый дәрәҗәдәге медицина ярдәме соклану тудыра, барлык процесслар да вак-төякләргә кадәр хәл ителгән", - дип, белдерделәр алар.

Белгород өлкәсеннән килгән кунаклар ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе хезмәткәрләренә киләчәктә дә уңышлар теләделәр һәм аларны үзләрененә чакырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев