Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы татар дәүләт драма театры яңа сезонны яңа спектакль белән ача

Бу көннәрдә Чаллы татар дәүләт драма театрында яңа сезонны ачу тантанасына әзерләнәләр. Быел коллектив тамашачыларын ниләр белән сөендерергә җыена? Театр директоры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Рашат Фәйзерахманов белән әңгәмәбез шул хакта. - Рашат Фәесханович, яңа сезонны кайчан ачарга планлаштырасыз? - Дистә еллар дәвамында театрыбызда матур традицияләр барлыкка килде....

Бу көннәрдә Чаллы татар дәүләт драма театрында яңа сезонны ачу тантанасына әзерләнәләр. Быел коллектив тамашачыларын ниләр белән сөендерергә җыена? Театр директоры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Рашат Фәйзерахманов белән әңгәмәбез шул хакта.

- Рашат Фәесханович, яңа сезонны кайчан ачарга планлаштырасыз?

- Дистә еллар дәвамында театрыбызда матур традицияләр барлыкка килде. Без аларга тугры калып, яңа сезонны октябрьнең беренче җомгасында ачабыз. Җомга - ул татар, мөселман халкы өчен изге көн. Ул көнне яңа сезонны ачсаң, елың уңышлы була диләр. Безнең коллектив моңа чын күңелдән ышана. Икенчедән, яңа сезон яңа сәхнә әсәре белән башлана. Бу быел да шулай булачак. 6 октябрьдә тамашачыларыбызга шәһәрдәшебез, театрыбыз артисты, драматург Булат Сәләховның, бер кайда да сәхнәләштерелмәгән, өр-яңа "Яратылмый калган ярлар" балладасын тәкъдим итәбез. Аны Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры режиссеры Илсур Казакбаев сәхнәгә куя.

- Бу спектакльне Казан дәүләт яшь тамашачылар театры баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Әюпов сәхнәләштерергә тиеш иде бит. Ни сәбәпле Илсур Казанбаевны чакырырга булдыгыз?

- Әйе, театрыбызда эшләп киткән Ринат Әюпов әлеге әсәрне сәхнәләштерергә җыенган иде. Ул "Яратылмый калган ярлар" балладасын үзенең коллективында тәкъдим иткән. Әсәрне бик ошатканнар һәм бертавыштан: "Бу әсәрне үзебездә куик," - дигәннәр. Ренат Әюпов безгә шалтыратып, әсәрне үзләрендә куярга рөхсәт сорады, әлбәттә каршы килмәдек. Шекспир, Островский әсәрләрен төрле театрлар куя бит әле, куйсыннар дидек. Казанда "Нәүрүз" төрки халыкларның театр фестивалендә без Илсур Казакбаев белән очраштык. Мин аның турында хәбәрдар, аның шактый гына Россия күләм фестивальләрдә дәрәҗәле урыннар яулаган өметле яшь режиссер икәнлеген белә идем. "Нәүрүз" дә очрашып, сөйләштек. Башкорт дәүләт драма театры баш режиссеры Олег Ханов та каршы килмәде, Илсурны безгә җибәрде. Август-сентябрь айларында репетицияләр булды. Шулай итеп беркайда да күрелмәгән, ишетелмәгән тема театр сәхнәсенә менде. Мин спектакльнең эчтәлеген беркайчан да сөйләмим, аны тамашачы үзе карарга тиеш дип саныйм. Шулай да "Яратылмый калган ярлар" да кызыл җеп булып сузыла торган фикерне әйтәсем килә. "Кешелек өлешенә тигән Бөек Ватан сугышы газаплары еллар үтү белән ерагая бара. Хезмәт лагерьларында ачлыктан, суыктан, мәсхәрә ителүдән, кеше күтәрә алмаслык эш газапларыннан кырылган үсмерләр, хатын-кызлар санын беркем дә әйтә алмый. Рус кызы Катя, немец кызы Анна Мария, татар кызы Илсөярне дә язмыш хезмәт лагерында очраштыра. Беркөнне кызлар, түзеп булмаслык эш шартларына чыдый алмыйча, качарга карар кылалар..." Калганын театрыбызга килеп карарсыз. Бүгенге көндә спектакльнең соңгы аккордлары әзерләнеп бетәргә тиеш. 30-40 сәхнә күлмәге тектердек. Музыканы Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илшат Яхин язды. Рәссам Россиянең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов. Ул театрыбызда зур уңыш белән бара торган "Язмыш сынавы" спектакленең дә рәссамы иде. Биюләрне хореограф, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова куйды. Декорацияне театрыбыз артисты Рәфыйк Каюмов ясады. Спектакльдә төп рольләрне яшь артистлар Гөлинә Минһаҗева, Алсу Гыйльманова, Зөлфия Галиуллина, Лилия Минһаҗева башкара. Күмәк күренешләрдә театр артистлары катнаша. Менә шундый иҗади, тырыш иҗади төркемнең тырышлыгы белән театрыбыз репертуарында тамашачыларның күңеленә үтеп керерлек яңа спектакль барлыкка киләчәк.

- Иҗат кешесенең хезмәтен күреп, бәя бирү аны яңа уңышларга этәрә. Сезон ачу тантанасында узган елның иң яхшы артистларын хөрмәтләү буламы?

- Әлбәттә, бу да бездә күркәм тардицияләребезнең берсе. Без иң яхшы хатын-кыз, иң яхшы ир-ат, иң яхшы икенче пландагы роль һәм башка номинацияләрдә җиңүчеләрне ачыклап, аларга үзебезнең Оскарны, дипломнарны һәм иң мөһиме - премияләр тапшырабыз. Моннан тыш, предприятие һәм учреждениеләр дә үзләренең бүләкләрен бирәчәкләр. Бүләкләргә кемнәр ия буласын әлегә әйтмим, сер булып калсын.

- Яңа спектакль чыгару күп чыгымнар таләп итә. Сезгә кемнәр булыша?

- 2016 елдагы эшчәнлек буенча безнең коллектив республикада "Иң яхшы мәдәният учреждениесе" номинациясендә җиңеп, Татарстан хөкүмәтенең 500 мең сумлык грантын отты. "Яратылмый калган ярлар" шул грант акчасына чыга.

- Сер түгел, әсәрне яңа режиссер куйса, коллективка төрле яңалыклар алып килә. Гадәттә ул куйган спектакль уңышлы булып чыга. Моңа Режиссер Илдар Хәйруллин куйган "Язмыш сынавы" спектаклен мисал итеп куярга була. Ул татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә зур уңыш белән, тулы залларда үтте. Яңа сезонда мондый эскпериментлар булырмы икән?

- Яңа сезонда безгә Г.Камал театры баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев укучысы, яшь режиссер Олег Киньзәкулов килә. Ул моңарчы беркайда куелмаган "Кесәлле ярда" спектаклен сәхнәләштерәчәк. Бу әсәр Татарстан театр әһелләре берлегенең 650 мең сумлык грантына куелачак. Моннан тыш, яңа елга балаларыбыз өчен татарча өр-яңа әкият әзерлибез.

- Рашат Фәесханович, яңа сезонда милләттәшләребез яшәгән төбәкләргә гастрольләргә барасызмы?

- 25-27 октябрьдә Уфаның "Нур" театры бинасында "Язмыш сынавы", "Ай тотылган төндә", "Ул бит кичә иде" спектакльләрен күрсәтәбез. Декабрьдә Мәскәү тамашачысына Мюзикл-Холл залында Рабит Батулла әсәре буенча куелган "Яшь аралаш көлү" спектаклен тәкъдим итәбез.

- Репертуарыгызда фестиваль-бәйгеләргә алып барырлык әсәрләр шактый...

- "Яратылмый калган ярлар" спектаклен Казанда узачак Россия күләм "Һөнәр" фестиваленә алып барабыз. Аны, Аллаһы боерса, 9 декабрьдә Г.Камал театрында күрсәтәчәкбез. Бу фестивальдә яшь режиссерларга, яшь артистларга бәя биреләчәк. Без дә лаеклы урын алырбыз дип ышанам.

- Таланты яшь артист Дастан Бабаханов театрдан киткән диләр. Чаллы театрына яшьләр киләме?

- Дастан Бабаханов Казанга китте. Гоммуән алганда, былтыр килгән яшьләрнең күбесе театрда үз урыннарын тапты инде. Һәрберсе үзенә биргән рольне уңышлы уйнап, тамашачы күңелен яулады. Яңа сезонда Гөлинә Минһаҗева килде. Ул "Яратылмый калган ярларда" төп рольләрнең берсендә уйный. Яшь режиссерның аны күреп, роль бирүе бу артистканың осталыгын, талантын раслый. Тамашчылар Гөлинәбезгә спектакльне карагач, үз бәясен биреләр дип уйлыйм.

- Яңа сезонда тагын нинди күңелле вакыйгалар булачак?

- Декабрь аенда театрыбыз ачылганнан бирле эшләүче, Татарстанның атказанган артисты Гөлфия Фәйзерахманованың юбилее була. Аның һәр ролен тамашачылар яратып, җылы кабул итте. Гөлфия ханымның юбилее уңаеннан, баш режисер Фаил Ибраһимов драматург, Туфан Миңнуллинның "Хушыгыз" спектаклен сәхнәләштерә. Бу спектакль декабрьдә сәхнәгә чыгачак.

- 28нче сезон ачылган көнне тамашачыларны тагын ниләр көтә?

- 6 октябрьдә 18 сәгатьтә артистлар белән бергә тамашачылар, кунакларыбыз кызыл келәмнән бинага үтәчәкләр. Фойеда аларны төрле сюрпризлар көтә. Ә залда театрыбыз сәхнәсендә беренче тапкыр "Яратылмый калган ярлар" балладасы уйнала. Аллаһка шөкер, 6-8 октябрьгә билетлар сатылып бетү алдында. Хөрмәтле тамашачыларыбыз, яңа сезонда да бергә һәм бердәм булыйк!

Әңгәмәдәш - Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X