Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Татар дәүләт драма театрында 28 нче театр сезоны ачылды

Яр Чаллы дәүләт татар драма театрында яңа иҗат сезонын ачу тантанасы традиция буенча театр алдындагы мәйданчыкта ук башланды. Килгән кунаклар өчен театральләштерелгән тамаша, җыр-бию, төрле кызыклы викториналар үткәрелде. Бәйрәм-шоу программасы театр фойесында дәвам итте. Һәм ниһаять, күптән көтелгән премьера! Театр сәхнәсендә - Татарстан Республикасының халык артисты, драматург Булат Сәләхов әсәре...

Яр Чаллы дәүләт татар драма театрында яңа иҗат сезонын ачу тантанасы традиция буенча театр алдындагы мәйданчыкта ук башланды. Килгән кунаклар өчен театральләштерелгән тамаша, җыр-бию, төрле кызыклы викториналар үткәрелде. Бәйрәм-шоу программасы театр фойесында дәвам итте.

Һәм ниһаять, күптән көтелгән премьера! Театр сәхнәсендә - Татарстан Республикасының халык артисты, драматург Булат Сәләхов әсәре буенча Башкортостанның яшь режиссеры Илсур Казакбаев куйган «Яратылмый калган ярлар» спектакле.

Тамаша Бөек Ватан сугышының авыр, михнәтле елларын сурәтли. Хезмәт лагерьларында ачлыктан, суыктан, мәсхәрә ителүдән, кеше күтәрә алмаслык эш газапларыннан кырылган үсмерләр, хатын-кызлар санын беркем дә әйтә алмый. Рус кызы Катя, немец кызы Анна-Мария, татар кызы Илсөярне дә язмыш менә шул чорда хезмәт лагеренда очраштыра. Көннәрдән беркөнне кызлар, түзеп булмаслык эш шартларына чыдый алмыйча, качарга карар кылалар...

Сугышның үзәк өзгеч ачы җиле кагылмаган гаиләләр калды микән? Ә яратылмый калган ярлар күпме?.. Премьера спектакле - әнә шул хакта.

Спектакльдә уйнаган артистлар чыгышы көчле алкышларга күмелде. Тетрәндергеч һәм тирән мәгънәле, илебезнең гаять авыр вакытларын чагылдырган бу спектакльне Чаллы тамашачысы югары бәяләде.

Ул көнне шулай ук узган 27 нче театр сезонына да йомгак ясалып, номинацияләр тапшырылды. "Иң яхшы ир-ат роле" номинациясендә М.Кәримнең "Ай тотылган төндә" спектаклендә Дәрвиш роле өчен җиңүче булып театрыбыз артисты Илфат Әскәров танылды. "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә шул спектакльдә Тәңкәбикә роле өчен театр артисткасы Энҗе Шиһапова бүләкләнде. Театр артисты Фәнис Сәхәбетдинов әлеге спектакльдәге Дивана роле өчен "Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле" номинациясендә билгеләнде. "Перспектива" номинациясендә Зифа Кадыйрованың "Сагынырсың,мин булмам" спектаклендәге Сөмбел роле өчен Алсу Гыйлманова иң яхшы дип табылды. "Ел дебюты" номинациясендә М.Кәримнең "Ай тотылган төндә" спектаклендә артистлар Зөлфия Гыйлметдинова Зөбәрҗәт роле өчен, Зөлфия Галиуллина Шәфакъ роле өчен һәм Руслан Әюпов Акъегет роле өчен бүләкләнделәр. Шулай ук театрыбызның атказанган артисткасы Гөлфия Фәйзрахмановага Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының рәхмәт хаты тапшырылды.



http://nabchelny.ru/news/28492

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев